Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккейчылары капканы “коры” калдырды һәм “Северсталь” командасын отты

7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасы командалары өчен тәнәфес була.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). 4 ноябрь көнне “Ак Барс” хоккей командасы Череповец шәһәрендә “Северсталь” командасына каршы уйнады. Әлеге матчта 2:0 исәбе белән “Ак Барс” җиңде.

Беренче периодта исәп 0:0 булып калды.

Икенче период. Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье, командасы күпчелектә уйнаганда, исәпне ачты (0:1). Кормье голыннан соң бер минут та үтмәде, Эмиль Галимов “Ак Барс” өчен икенче алканы кертте (0:2). Период ахырында “Ак Барс” һөҗүмчесе Вячеслав Основинга ун минутлык дисциплинар штраф бирелде.

Өченче период ахырында “Ак Барс” һөҗүмчесе Владислав Карага да ун минутлык дисциплинар штраф бирелде. Әлеге периодта да алка кертүчеләр булмады.

“Ак Барс” командасы әлеге матчта капкасын “коры” калдыра алды, бу капкачы Тимур Биләлов өчен бишенче “корыга” уйнаган тулы матчы булды. Хәзер Биләловның капкасына алка керттермичә уйнау сериясенең вакыты 200 минуттан артты.

Командалар составы:

“Северсталь”:
Подъяпольский (Хәкимов);
Монахов – Якимов – Лишка, Провольнев – Сизов;
Алексеев − Кодола – Морозов, Кудако – Хлыстов;
Вовченко – Трубачёв – Гераськин, Хохлов – Хабаров;
Грачёв – Бодров – Захарчук (Неволин), Макеев.

“Ак Барс”:
Биләлов (Гарипов);
Азеведо – Кормье – Петров, Лямкин – Яруллин;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Ли, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Глухов – Фисенко (Кара), Фазылҗанов.

7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итәчәк, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар була.

Россиянең җыелма командалары составына “Ак Барс” уенчылары да эләкте. Карьял Кубогы өчен уеннарда катнашырга Россия җыелмасына сакчылар Камил Фазылҗанов һәм Игорь Ожиганов чакырылды. Капкачы Адам Рейдеборнны һәм сакчы Микаэль Викстрандны Швеция җыелмасында көтәләр. Шулай ук, “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Юдин һәм һөҗүмче Артём Галимов Германия Кубогы өчен уйнарга Россия җыелма командасына чакырылды.

“Ак Барс”ның киләсе уены 12 ноябрь көнне Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. “Ак Барс” – “Авангард” матчы 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей