Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова дөнья чемпионатына бәйле планнары белән уртаклашты

Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япониядәге дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясаячагына өметләнүен әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Заһитова Минскида узган Европа чемпионатында, Россия спортчысы Софья Самодуровадан калышып, көмеш медаль яулады.

Чемпионат 18-24 март көннәрендә Япониянең Сайтама шәһәрендә узачак.

«Әлегә минем бернинди программалар да көтелми, әмма шөгыльләнүне дәвам итәм, тиздән дөнья чемпионатына әзерлек башланачак. Кәефем яхшы, барысын да булдыра алуымны һәм бөтенесен дә эшләячәгемне барыннан да элек үз-үземә раслап күрсәтәсем килә», - диде Заһитова Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә. Дөнья чемпионатында җиңүгә исәп тотасызмы дигән сорауга Алинә, «Әйе» дип, башын какты.

 

Фото: архив kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алинә Заһитова