Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арбор горурлыгы

Билсур Мәгъсүм улы Зәкиев... Авыл хуҗалыгы белгече буларак районыбыз тарихында үзенең булдыклылыгы, тырышлыгы, кешелеклелеге белән якты эз калдырган шәхес ул.

Тормыш юлын шофер ярдәмчесе булып башлаган Билсур Мәгъсүмович тормышның бөтен авырлыкларын җиңеп, колхоз рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1972нче елда аны «Труд» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 1979нчы елда колхоз икегә бүленгәч, үзенең туган колхозы «Ударник»ка билгеләнә һәм бу хуҗалыкта 1996нчы елга кадәр җитәкчелек итә. Нәтиҗәле хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. Тик арабыздан гына бик иртә - 57 яшендә китеп бара.

Менә бүген дә йөзләгән спорт сөючене Арбор мәктәбе спортзалында Билсур Мәгъсүм улын эш өстәле артында төшереп алган зур фотолы баннер каршы алды. Гүя, ул бирегә бил алышырга килгән балаларны күзәтергә кайткан.

Бишенче ел рәттән аның улы Роберт әтисенең исемен мәңгеләштерү макетыннан, балалар арасында татарча көрәш ярышлары уздырып килә. Бу ярышлар балалар арасында чын мәгънәсендә көтеп алына торган зур бәйрәмгә әверелде. Әле районыбыз балаларын сөендереп кенә калмый, бу изге җанлы җитәк­че, туган мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. «Менә бу уку елында Роберт Билсурович ярдәмендә мәктәп коридорына ремонт ясалды. Аның иганәчелегендә мәктәбебездә тулы куәтенә бию, яшь рәссам, халык уен кораллары ансамбле түгәрәкләре эшләп килә. Республикабызның танылган рәссамы Рөстәм Хуҗин Казаннан хәтле кайтып, балаларга рәсем ясау серләрен өйрәтә. Ансамбльне уен кораллары, ә инглиз теле кабинетын күргәзмә материаллар белән тулыландырырга ышандырды. Үзе белән 10 спорт формасы алып кайтты», дип сөенеп сөйләде мәктәп директоры Хәмит Мөхәммәтович. Көрәшебезгә килсәк, быел да ул үз мәйданына бихисап көрәшчене җыйды. Мәктәп спортзалында 12 мәктәптән 90 көрәшче бил алышты. Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә «Строймонтаж» җәмгыятен җитәкләү­че Роберт Зәкиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, район көрәш феде­рациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, «Арбор» җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитов яшь көрәшчеләргә үгет-нәсыйх-әтләрен җиткергәч, ике келәмдә ярышлар башланып китте. Ярышларның Татарстан чемпионаты барган көннәргә туры килүе, яшь көрәшчеләргә аерым бер көч өстәде диясе килә. 12 үлчәү авырлыгында турнир­ның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: Рәлиф Фазылҗанов (Яңгул, 25 кг.), Алмаз Хаҗиев (Шең-шеңәр, 28 кг.), Рафил Вафин (Норма, 31 кг.), Фәнис Кәбиров (Арбор, 34 кг.), Ринас Шәрифуллин (Шеңшеңәр, 37 кг.), Булат Һадиев (Арбор, 40 кг.), Ислам Галимов (Арбор, 43 кг.), Айнур Галләмов (Арбор, 46 кг.), Рәлиф Галиев (Смәел, 55 кг.), Расил Сабирҗанов (Норма, 60 кг.), Дилүс Рамазанов (Түнтәр, авыр үлчәүдә). Коман­да беренчелегендә Норма (тренеры Н. Гарифуллин), Арбор (Д.Гобәйдуллин), Чепья (Р.Хәйретдинов) көрәшче­ләре җиңеп чыкты.

Һәр көрәш үзенең бихисап бүләкләре белән дә истә кала. Менә быел район көрәш федерациясенең махсус бүләге Шеңшеңәр мәктәбеннән 7 яшьлек Рәмие Бариевка бирелде. Чепьяда урнашкан «Алтын тал» җәмгыятеннән танылган көрәшче Рәйхан Сабирҗанов алып килгән бүләккә күрше Киров өлкәсе Малмыж шәһәреннән килеп, Яңгулда атказанган спорт остасы Ранил Габдрахмановта үзлегеннән шөгыль­ләнүче егетебез Айрат Хәйруллин лаек дип табылды. «Идел-Нократ» федераль юллар идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин бүләкләре зур хезмәт куйган тренерларга, хөкемдарларга тапшырылды. Ярышлар­да җиңгән балалар яулап алган медальләренә, дипломнарына, акчалата бүләкләренә чын күңелдән сөе­неп, киләсе ярышларга көч-куәт җыеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев