Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арборлылар беренче...

Шеңшеңәр авылының “Батыр” яшьләр комплексында зурдан кубып җәмгыять призына “Диварга-дивар” ысулында көрәш ярышлары узды.

Рәхәтләнеп ял иттерде, ичмасам, “Кызыл юл” җәмгыяте, бар халыкны. Шеншеңәр авылы бу конне чын район үзәгенә әйләнде дә куйды. Бар халык бирегә агылды.  Авылның “Батыр” яшьләр комплексында зурдан кубып җәмгыять призына “Диварга-дивар” ысулында көрәш ярышлары узды.

Бар халык  үзе дә  нишләргә белми торган халәттә йөргән вакытта бик зур бәйрәм булды ул. Көрәшчеләребез бил алышырга дип җан атып йөргәндә, тамашачысы көрәш карарга интизар булган мәлдә, инде онытылып килгән бәйрәмнәрне дә торгызып җибәргәндә - бик кирәкле чара булып чыкты бу. Бигрәк тә зурлар өчен Сабантуйлар алдыннан беренче чирканчык алу өчен  оештырылган бердәнбер көрәшебез дә инде ул безнең.

Сагынылганы күренеп тора, ярышларга 13 команда килгән иде. Жирәбә уздырган вакытта да ярышны оештыручыларга хәйран уйланырга туры килде. Озак кына бер фикергә килә алмый тинтерәделәр. Командаларның яртысы диярлек лидерлар составында барганлыктан, ярышларны башта 4 группага бүлеп ике җиңелүгә кадәр көрәштереп оештырырга туры килде. Шуннан соң гына көчле командалар үзара бил алыша башладылар.

Бик кызык бара торган ярыш инде безнең бу ярышларыбыз. Команданың җиңүен соңгы вакытта бер көрәшче хәл итә дә куя. Шунлыктан, тамашачы соңгы минутларда урынында да тыныч кына утыра алмады. Ә көрәшебез исә, әлеге дә баягы, Яңгул, Арбор, Норма, Чутай көрәшчеләре арасында барды. Иң көчле көрәшчеләребез шушы авыллардан шул. Аннан, ярышларны оештыручы, җәмгыять рәисе Фердинанд Хәйруллин узе дә заманында шушы казанда кайнаган көрәшче буларак, көрәшчеләр өчен барлык шартларны оештырырга тырышучы җитәкчебез дә.

Ел да ниндидер бер яңалыксыз узганы булмады, ярышларыбызның. Быел да бар көрәшчеләребезне бүләкләүне, аларны җәмгыять хисабына тукландыруны - кыскасы бар финанс чыгымнарын үз өстенә алган булып чыкты.

Җиңүчеләргә бирелә торган акчалата бүләкләре дә саллы гына булып чыкты. Хәтта дүртенче урынны яулаучы команда да бүләкләнде. Нәкъ Сабантуйда булган кебек кайттым мин ярышлардан. Котлаулары да, җыр-биюе дә, шашлыгы-машлыгы да, көймагы да – барысы да булды, бу көнне. Рәхмәттән башка ни әйтәсен инде.

Җиңучеләребезгә килсәк, иң көчле команда булып “Арбор” җәмгыяте командасы танылды /гәрчә бер көрәшчеләре җитмәсә дә, калганнары көчле булып чыкты.Н.С./. Икенче урынга  “Яңа тормыш” җәмгыяте көрәшчеләре чыкса, өченче-дуртенче урыннарга “Кызыл юл”, Тимирязев исемендәге җәмгыять  көрәшчеләре лаек булды.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш