Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Автобус яллап ярышка... (+фото)

20-23нче сентябрь көннәрендә Актаныш балалар иҗат үзәгендә “Гран-при Закамья” турнирының 5нче этабы үтте.

Казан, Әлмәт,Түбән Кама, Лениногорск, Баулы, Октябрьск шәһәрләреннән барлыгы 96 бала катнашты. Безнең районнан әлеге ярышларда Абдрахманов Әмир, Камалов Сәйдәш, Хәйруллин Әмирхан, Хөрмәтуллин Азат катнашты. 4 көн буе барган ярышларда шахматчыларыбыз матур уен күрсәттеләр. Киеренке барган уеннарнын нәтиҗәләре дә матур булды. Сәйдәш 2009-2010нчы елгы малайлар арасында чемпион булып танылды, Азат 2001-2004нче елгы егетләр арасында 3нче урын, Әмирхан коэффициент белән генә призлы урынга кермичә 5нче булды.

– Әлеге ярышларда балаларның яхшы нәтиҗәләргә ирешүендә, иң беренче чиратта, әти-әниләренең өлеше зур. Алар үз хисапларына автобус яллап, балалары өчен җан атып, тырышып йөрмәсәләр, без бу турнирда катнаша да алмас идек. Нинди генә ярышка барыйк дисәм дә һәрвакыт барабыз дип торганнары өчен форсаттан файдаланып олы рәхмәтемне житкерәм, – ди тренерлары Ландыш Гарифуллина

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат