Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бабай диеп әйтергә тел әйләнми (+фото)

70 яшьлек ир-атны бабай диеп сөйләшергә ияләнелгән. Ләкин Бөрбаш авылында яшәүче 72 яшьлек Мансур Әхмәдиевны бабай диеп әйтергә тел әйләнми. Ни өчен диясезме?

22-23 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә үтәсе республикакүләм җәйге ГТО фестиваленә Балтач җыелма командасын җыеп йөргән мәле.70 яшьтән югары дигән категориягә Мансур абыйны алырга булдык. Шалтыратып сөйләшкәндә Мансур абый бик тыйнак кына, үзенең көченә шикләнеп миннән булыр микән соң ул диеп кенә ризалашты. Иң баштан отжимание, баскан жирдән алга таба бөгелү буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Вакыт әз булганлыктан 2 чакрымга йөгерүне дә шул ук көнне оештырырга булдылар. Старт бирделәр, Мансур абый йөгереп китте. Бераз үткәч, карасак, Мансур абый дистәләгән еллар буе көндәлек шөгыльләнгән, марафоннарда йөгерүче чын спортчы абыйлардан бераз гына калышып йөгерә. Ә инде финишка килеп җиткәндә, алдында 30-40 метр алда барган көндәшен «җил тизлеге» белән узып та китте. Ә югыйсә, эш белән кайнап яшәгән чын авыл ир-аты, махсус шөгыльләнмәгән бит. Чынлап та, сокланырлык кешеләр яши безнең районыбызда. Күпләр өчен үрнәк булган Мансур абыйга алдагы тормышында да ныклы сәламәтлек телисе килә. 
Ә районыбыз жыелмасында булган 12 яшьлек Хәялеев Тимур 102 тапкыр отжимание ясап республика буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ә гомум нәтижәдә 11-13 яшьлек малайлар арасында 3 урынга лаек булды. 
Ул гына да түгел, районыбыз җыелма командасы вәкилләре бик матур чыгыш ясап, республика буенча 38 команда арасында зур шәһәрләр ( Казан,Чаллы ) командасын да узып, 8 урынга лаек булды. 
Спортсчыларга алдагы ярышларында да зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев