Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картингчылары җиңү белән кайтты (фото)

ДОСААФ егет-кызлары сынатмый!

Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан, кичә Кукмарада «Стриж», «Хонда 200», «Хонда 270» маркалы картлар арасында ярышлар узды. Районара үткәрелгән әлеге бәйгедә Кукмара, Теләче һәм Балтач командалары көч сынашты. Балтач ДОСААФы командасы бу ярышларда да матур нәтиҗәләргә иреште. «Хонда 200» маркалы картта Зәлинә Хәсәнова беренче урынны яулады. "Стриж«да Данияр Гарифуллин җиңү яулады, Аяз Закиров икенче урынга лаек булды. «Хонда 270» маркалы машинада Диләрә Гарифуллина өченче урынны алды. Егет-кызларны чираттагы уңышлары белән ихластан котлыйбыз. Килчәчктә дә шушы җиңүләрегезне кабатларга насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг