Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картингчылары Теләчедә узган ярышта матур нәтиҗәләргә иреште (фото)

15 гыйнвар көнне Теләчедә муниципаль район башлыгы Кубогына картинг спорты буенча районара турнир үткәрелде.

Ярышта Саба, Балтач, Арча, Лаеш, Кукмара  һәм Теләче районнарының яшь картингчылары катнашты.

Көн шактый салкын һәм җилле булып торуга  карамастан, ярыш бик оешкан төстә узды,  укучылар да анда бик теләп катнашты.

Районара турнирда призлы урыннарны  Теләче, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары яулады.

Гарифуллина Диләрә белән Данияр,  Мөхәммәтҗанов Азат ярышларда беренчелекне яуласа, Зарипова Зилә һәм Хәйруллин Әмир өченче призлы урынга лаек булды.

 

Фото: Теләче-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг