Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач боксчылары көчлеләрне ачыклады

15 декабрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубында РФ Конституциясе көне уңаеннан, «Мин патриот» дип аталучы бокс буенча ярышлар узды.

Чарага егетләр зур әзерлек белән килгән иде, ярыш вакытында алар төрле алымнар кулланып, җиңүгә омтылды. 20 кг авырлык категориясендә 1 урында – Самат Нәбиев, 2 урында – Самир Нуретдинов; 30 кг.да 1 урында – Раян Хөсәенов, 2 урында – Нариман Шәфигуллин; 37 кг.да 1 урында – Солтан Сөләйманов; 43 кг.да 1 урында – Данир Солтанов, 2 урында – Азамат Николаев.

Бокс дөньясындагы шатлыклы хәбәрләр моның белән генә тәмамланмады. Егетләрдә бокска мәхәббәт уяткан, аларны дөрес алымнар белән җиңү яуларга өйрәткән, Балтач районында боксны популярлаштыруга зур өлеш керткән тренер Васил Зәкиев Рәхмәт хатына лаек булды.

Ә 19 ноябрьдә 2008-2009 елгы егетләр арасында бокс буенча Казан шәһәре беренчелегендә 3 урынны яулаган Солтан Сөләймановка бокс буенча 3 яшүсмерләр разряды бирелде.

Җиңүләргә лаек булучыларны ихластан котлыйбыз!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс