Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картчылары беренчелекне бирми

7 гыйнвар көнне Теләче районы якын-тирә районнардан картингчыларны җыйды.

Биредә район оешуга 30 ел булу уңаеннан ярыш уздырылды. Теләче, Балтач, Саба, Арча, Лаеш районнарыннан дистәләгән егет-кызлар ярышта катнашып, җиңүчене ачыклар өчен җыелды.
Иртәнге сигезләрдә үк командалар җыелып, машиналарын тагын бер кат тикшереп чыгып, тирә-юньне төтенгә күмде. Официаль ачылыштан соң, ә аны район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзе тантаналы шартларда ачып җибәрде, маркаларга бүленеп, картчылар трасса белән танышып, тренировкалар үткәрергә кузгалдылар.
Район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы ачылыш барышында да районда картинг спорт төрен үстерү юнәлешендә ныклап эшли башлауларын искәртеп үткән иде, ярыш барышында да һәрбер команда, һәрбер катнашучы янында булып, ул уңышлар теләп, ярыш буенча кыенлыклар килеп тумадымы дип кызыксынды. Район башлыгының шулай җылы кабул итүе, ярышны оештырып чыгуга җитди карашын тою, катнашучыларга да рәхәт иде.
Гөрләгән машина тавышы, төтен, көчәйгән йөрәк тибеше белән ярышка старт бирелде. Һәрбер район үзенеке өчен җан атты. Безнең Балтач командасы өчен ун спортчы чыгыш ясады әлеге ярышларда һәм алар барысы да уңышлы һәм көчле көрәшүләре белән мактаулы.
Ярыш тәмамланды, урыннар чыгарып, грамота, бүләкләр әзерләнгән арада картлар машиналарга төялеп, тренер Фәнис Хәйруллин катнашучыларга хаталарын да әйтеп үтте, тырышлыклары өчен мактады да. Ә бит җиңүләр күп иде бездә. Иң беренче Хонда 200 маркасында ярышучы кызлар бүләкләнде, биредә Зәлинә Хәсәнова икенче урынны яулады. Юсуп Вәлишин шулай ук Хонда 200 маркалы машинада - 1, Наил Гәрәев Хонда 270тә - 2, Данияр Гарифуллин Стрижда өченче урынга лаек булдылар. Минск 125 маркалы картта ярышучылар арасында Балтач егетләре гомумән бөтен урыннарны яуладылар, беренче һәм икенче урыннарда бертуган Ислам һәм Әмир Хәйруллиннар, өчтә Азат Мөхәммәтҗанов. Гомуми зачетта Балтачның ДОСААФ командасы беренче урынны алуга ирешеп, җиңүче кубогына лаек булды.
Егетләрне һәм кызларны, тренер Фәнис Хәйруллинны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз. Елны ничек уңышлы башласалар, ул шулай ук дәвам да итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг