Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач картчылары сынатмый (+фото)

Кичә Кукмарада чын Халыклар бердәмлеге көне үтте дисәм дә ялгышмам. Биредә Балтач, Кукмара, Арча картчылары көч сынашты.

Көннең салкынча булуы да киртә булмады җилдәй җитез егет-кызларга. Бәйге башланганчы машиналарны бер кат тикшереп чыгу, махсус трассада йөреп карау һәрбер спортчының төп максаты иде. Шунысын да искәртеп үтәсем килә, кайчандыр үзе картта элдергән Руслан Гарифуллин хәзер әлеге спорт төренә улы Данияр белән кызы Диләрәне дә тарткан. Бәйгегә дә балалар әти канаты астында килгән иде, дөрес, якыннары өчен җан атарга килүчеләр аз түгел иде бу көнне. Якыныңның көч биреп торуы яшь спортчыларга өстәмә көч биреп, алар тагын да тырышып чыгыш ясады.

Ярыш башлануны катнашучылар бик зур түземсезлек белән көтеп алды. Җирәбә буенча билгеләнгән урыннарга басып, старт бирелүгә машина гөрелтәүләре көчәеп, картлар алга ыргылды. Бу ярышта бәхет эше дә зур роль уйнады. Трассада сүнеп калган яки читкә кереп киткән картларны көндәш команда дип тә карап тормыйча, якында кем булса, шул ярдәм кулы сузып, яңадан ярышка кертеп җибәрде.

Чараның төп иганәчесе Кукмара Досаафы җиңүчеләрне бүләкләре белән сөендерде, салкын көндә кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән җылытты. Бүләкләү өлешендә катнашкан Кукмара районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, якташыбыз Рамил Нургалиев балтачлылар җиңүенә сөенечен яшермәде һәм киләчәктә сафлар киңәюне теләде. Балтач Досаафы иструкторы Фәнис Хәйруллин укучылары Хонда, Минск һәм Стриж маркалы машиналарда чыгыш ясап, нинди урыннар яулаганын фотолардан күреп белегез.


 

 

Фотоларны тулы күләмдә фтогалереяда карагыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг