Балтач хоккейчыларын каршы алды (+фото)
Спорт

Балтач хоккейчыларын каршы алды (+фото)

Бүген Салават шәһәрендә республика данын яклаучы егетләребез районга кайтты.

Рәсәй күләмендә алынган бишенче урынга артык кәефләре төшмәгән аларның, иң мөһиме тәҗрибә туплау, ди яшь хоккейчыларыбыз. Егетләребезне каршы алырга килгән әти-әниләр бик дулкынланып көтте үзләрен һәм исән-сау кайтып җитүләренә сөенеп, ирешкән уңышлары белән котладылар. 
Салават шәһәренә барып җиткәнче үтелгән юллар, Башкортстан егетләребезне ничек каршы алган, башка төбәкләрдән килгән команда белән очрашып ярышу нинди хис-кичерешләр калдырган, боларның һәммәсе турында тулырак бер язачакбыз әле. 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хоккей

Нет комментариев