Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач өлкәннәре сер бирми (+бик күп фото)

"Балтач" спорткомплексында өлкәннәр арасында "Өченче буын" спартакиадасы булып узды.

Өлкәннәребез шахмат, дартс, боҗрага керт, өстәл теннисы, ату ярышларында үз көчләрен сынап карадылар. Спартакиадада Балтач шәһәр җирлеге, Бөрбаш, Борнак, Субаш, Куныр, Кече Лызи, Норма, Нөнәгәр, Пыжмара, Смәел, Сосна, Шеңшеңәр, Чепья авыл җирлеге командалары катнашты. Бәйрәм чарасында район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина, район ветераннар советы җитәкчесе Рифат Абдуллин, пенсионерлар җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нигъмәтуллин катнашты.

Дартс ярышында хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Нина Медведева (Кече Лызи);
2 урын – Галия Шәйхетдинова (Бөрбаш);
3 урын – Рима Исьмекова (Борнак).

Дартс ярышында ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Александр Иванов (Кече Лызи);
2 урын – Юрий Васильев (Смәел);
3 урын – Котдус Әсхадуллин (Куныр).

Өстәл теннисы буенча хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Әлфия Зиатдинова (Балтач);
2 урын – Екатерина Ракова (Чепья);
3 урын – Жәмилә Сибгатуллина (Салавыч).

Өстәл теннисы буенча ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Илшат Хәкимов (Балтач);
2 урын – Хамат Низаметдинов (Пыжмара);
3 урын – Илдар Гыйләҗев (Чепья).

“Боҗрага керт” уеныныңхатын-кызлар арасында җиңүчеләре:
1 урын – Нурхания Закирова (Балтач);
2 урын – Гөлзилә Әхмәтҗанова (Сосна);
3 урын – Нурия Кәримова (Борнак).

“Боҗрага керт” уенының ир-атлар арасында җиңүчеләре:
1 урын – Нурулла Габдуллин (Шеңшеңәр);
2 урын –Рафис Хәйруллин (Сосна);
3 урын – Мансур Әхмәдиев (Бөрбаш).

Ату ярышыннан хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Дамира Иванова (Кече Лызи);
2 урын – Равилә Зарипова (Балтач);
3 урын – Фәйрүзә Зәкиева (Куныр).

Ату ярышыннан ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын – Равил Кәримов (Балтач);
2 урын – Хәбибрахман Насруллин (Пыжмара);
3 урын – Николай Сергеев (Смәел).

Шахмат ярышыннан җиңүчеләр:
1 урын – Нурислам Мәгъсүмҗанов (Нөнәгәр);
2 урын – Камил Мөхәрләмов (Балтач);
3 урын –Тәнвир Галимов (Бөрбаш).

Күңелле стартлар ярышында җиңүче командалар:
1 урын – Сосна авыл җирлеге;
2 урын – Куныр авыл җирлеге;
3 урын – Чепья авыл җирлеге.

Балтач шәһәр җирлеге спартакиада җиңүчесе булып танылды. Икенче урында Бөрбаш авыл җирлеге, өченчедә кунырлылар.Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләклгә ия булды.

Шулай ук спартакиадада иң өлкән катнашучы Борнак авыл җирлегеннән Хәбибулхак Габделәхәт улына һәм Салавыч авыл җирленнән Җәмилә Габдулла кызына махсус бүләк тапшырылды.

Фото: спорт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада