Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач муниципаль район хезмәткәрләре Татарстанда җиӊүчеләр

Татарстан Республикасыныӊ муниципаль хезмәткәрләренеӊ район командалары арасында ел буе барган ярышларга нәтиҗә ясалды.

Бергә төркемдә чыгыш ясаган 18 район арасында беренче урын сабаларда, очколар тигез булып, җиӊүчеләр саны күбрәк булган Мамадыш командасы икенчедә, ә өченче урында Балтач район муниципаль хезмәткәрләр командасы. Исегезгә төшерәбез, узган елгы ярышларда да безнеӊ команда икенче урынны алган иде. Шушы җиӊүләр өчен бирелгән 1 миллион 300 меӊ сумлык спорт мәйданчыклары Балтач урта мәктәбенә, 90 еллык юбилее уӊаеннан бүләк ителде. Балтач командасыныӊ уен төрләре буенча чыгыш ясау нәтиҗәләре:

Чаӊгы – 5 урын, ир-атлар арасында волейбол командасы – 2 урын, хатын-кызлар арасында волейбол командасы – 3 урын, бадмитон буенча – 2, мини футбол – 4, теннис – 5, җиӊел атлетика буенча – 5, шахмат буенча 3 урын һәм йөзү буенча 1нче урын булды. Балтачыбызда бассейн файдалануга тапшырыла торган ел буларак соӊгы күрсәткеч аеруча куанычлы, димәк бу төзелеш тәмамлангач, җиӊүләр даими булыр. Әфәрин, булдырасыз!!!

 

Ландыш Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада