Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач районы җыелма командасы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады

Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә балтачлылар алдынгы.

2021 елның 26-30 гыйнварында Яшел Үзән шәһәрендә 2005-2007 елда туган егетләр һәм кызлар арасында Россиянең атказанган спорт мастеры Ларьков Андрей призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды ⛷??

Ярышларның беренче көнендә ирекле стиль белән 5 км дистанциядә Исрафилова Алия ышанычлы җиңү яулады ?✅

Икенче көнне катнашучылар ирекле стиль белән спринтта көч сынашты, һәм кабат Исрафилова Алия, икенче урынны ? яулап, мактау пьедесталына күтәрелә алды ?????

Егетләр арасында Кәбиров Илназ финалга чыкты, анда 5 нче урынны алды. Мондый чыгыш ясау нәтиҗәсендә Балтач районы җыелма командасы гомумкоманда зачетында авыл районнары арасында 2 нче урынны яулады ??

 

Ә Исрафилова Алия 10-14 февральдә Сыктывкар шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә сайланып алынды! ?????????

Команда составы: Исрафилова Алия, Хаҗиәхмәтова Динә, Кәбиров Илназ, Хәялиев Тимур, Низаметдинов Рәхим, Хафизов Данияр, Андреев Руслан ??

КОТЛЫЙБЫЗ! ??????♥️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы Андрей Ларьков