Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Балтач» төнге хоккей лигасы җиңүчесе

Берничә ай дәвамында төнге хоккей лигасы 40+ дип аталган ярышларда «Балтач» командасы Б төркемендә чыгыш ясады.

Районыбызда хоккей сөючеләр саны елдан-ел арта бара. Төрле яшьтәге уенчыларны үзенә туплаган командалар төрле-төрле ярышларда катнашып, урыннар алуга да ирешәләр.

Берничә ай дәвамында төнге хоккей лигасы 40+ дип аталган ярышларда «Балтач» командасы Б төркемендә чыгыш ясады. Уеннарның төрлесе булды, тик шулай да безнекеләр төркемдәге лидерлыкны саклап кала алдылар һәм финалга да килеп җиттеләр. Беренче һәм икенче урыннар өчен барган плей-офф уеннарында «Балтач»лылар Яшел Үзәннең «СтиК» командасыннан өстен чыгып, җиңү тәмен татыдылар. Хәзер инде 27 март көнне хәл иткеч уен булачак, А төркеме җиңүчесе «Торнадо белән» безнекеләр көч сынашачак, җиңгән команда Татарстан данын Сочида яклау хокукы ала.

Лиганың барлык уеннарына нәтиҗә ясаганнан соң, «Иң яхшы сакчы» исеменә Илдар Галимов лаек булды, «Иң яхшы снайпер» - Ленар Сафин, «Иң яхшы һөҗүмче» булып командабыз капитаны Фәнил Габдрахманов танылды. Арча, Яшел Үзән, Казан бозларында көндәшләргә каршы матур уен алып барган командабызга зур рәхмәт әйтеп, алдагы хәлиткеч уенда уңышлар теләп калабыз. Ә хоккейчыларыбыз үз чиратларында ярышларда катнашырга этәргеч биргән Самат Вәлиев һәм Фәнис Әхмәдиевка, шулай ук район хакимиятенә рәхмәтләрен ирештерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей төнге хоккей