Хезмәт

“Балтач” универсаль спорт залында район бадминтон федерациясенең җыены узды

Районыбызда күптән түгел генә оешкан бадминтон федерациясе үзенең эшен уңышлы гына башкарып килә.

Моның тагын җер ачык мисалы булып, "Балтач" универсаль спорт залында узган семинар тора. Район мәктәпләренең физкультура укытучылары катнашында узган бу семинарда федерация рәисе Равил Кәримов, район физкультура укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Фәнил Габдрахманов, "Хыял" яшьләр үзәге директоры Илһам Гайнетдинов чыгыш ясадылар, алда торган бурычларга тукталдылар. Соңыннан семинарда катнашучыларга Бөтендонья студентларының Казанда узган җәйге Универсиадасында бадминтон уеннарында хөкемдарлык иткән якташыбыз Рәмзил Гайфетдинов мастер-класс күрсәтте.
Фото: http://ojde.biz/tag/badminton/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: