Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачлылар хуҗа булуларын күрсәттеләр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Балтачыбызда шаулап-гөрләп картинг ярышлары булып узды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Балтачыбызда шаулап-гөрләп картинг ярышлары булып узды.

 

 

Ярышларныӊ үзгәлеге. Быелгы ярышларның аермалы ягы булып, 7-8 яшьлек кызларның аерым чыгыш ясавы булды. Әйе, алар старттан ук машиналарны үкертеп, зәп-зәңгәр төтенгә батырып кузгалып китмиләр. Тик шулай да борылышларга җайлап кермәсәң, алып “селтәячәген”, көндәшеңне ничек тә узып, беренчелекне бирмәскә кирәклеген бик яхшы беләләр.

Хәзерлек барышы. Балтачыбызда егетләр һәм кызлар картинг белән ике базада – район ДОСААФ бүлегендә һәм Балтач урта мәктәбендә шөгыльләнәләр. Хәер, ул базаларныӊ гап-гади гараж икәнен истән чыгармаска иде. Балалар атнага өч көн шунда үзләренеӊ картларын сүтәләр-коралар, ремонтлыйлар, тәгәрмәчләрен алыштыралар, ярышка әзерлиләр. Ә менә йөреп карау, шомару өчен аларга җиһазланган мәйдан юк. Яшь картингчылар янында һәрвакыт аларныӊ яраткан остазлары – инструкторлар Фәнис Хәйруллин һәм Рамил Кадыйровлар, алар балаларга ярдәм итәләр, бу спорт төренең   нечкәлекләрен өйрәтәләр.

Балтачта үткән ярышта кем хуҗа? Бу ярышларда Кукмара, Арча, Лаеш командаларын артта калдырып, Балтач ДОСААФы командасы беренче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Ә инде аерым төрләрдә җиңүчеләр түбәндәгеләр: “Стриж” маркасында Шәүкәт Минһаҗев – икенче, Данияр Гарифуллин өченче урын (икесе дә Балтач ДОСААФы); “Хонда 200”дә зур кызлар арасында Диләрә Гарифуллина беренче, шушы ук маркада кечкенә кызлар арасында Зәлинә Хәсәнова икенче урынга лаек булды; “Хонда 270“ маркасында Илназ Галимов (мәктәптән тыш эшләр үзәге) җиңүче булып танылды, Вәлиәхмәт Хәкимов (Балтач ДОСААФы) – икенче; “125” маркасында Ислам Хәйруллин (Балтач ДОСААФы) – өченче урын.

Нәтиҗә. Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм район ДОСААФ оешмасы үткәргән ярышлар бик матур, ә иң мөһиме хәвеф-хәтәрсез үтеп китте. Барлык катнашучыларны тәмле чәй, кайнар камыр ризыклары белән сыйладылар, ә ахырдан бүләкләнү тантанасы чарага күңелле генә нокта куйды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ярышларның берничә ел дәвамында төп иганәчесе булган “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин тапшырды.

Тәкъдим Ярышларга хәзерлек һәм ярышлар барышында әти-әниләр генә түгел, балалар да картинг белән шөгыльләнергә аерым мәйданчык булса иде, диләр. Район җитәкчелеге бу эшкә алынса, төрле программалар аша безнеӊ хыялларны тормышка ашырачак, дип ышанычларын белдерделәр. Чөнки, Балтач сөт-май комбинаты янында урнашкан мәйдан бернинди таләпләргә җавап бирми, түшәгән асфальты яз җитүгә кар белән бергә «эри». Караңгы вакытта йөрергә бу мәйданда баганасы булса да, электр челтәре сузылмаган. Укучыларныӊ буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатында һәм әлеге спорт төренә тартылучы балалар саны елдан-ел артуны күздә тотып, район җитәкчелеге бу мәсьәләгә битараф булмас, дип катнашучылар һәм тамашачылар үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг