Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның нәни чемпионнары

3-4нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә Халыкыра (100 шакмаклы) шашка буенча республика беренчелеге үтте.

Әлеге ярышта безнең районнан 2010нчы елгы hәм аннан яшьрәк балалар арасында Норма мәктәбеннән Дилә Хәбибуллина hәм Балтачтан Дилә Закирова (2011нче елгы) катнашты.

– Ике көн барган киеренке уенда 11уен уйнап, нәни кызларыбыз матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Дилә Хәбибуллина коэфициент белән генә калышып, икенче призлы урынны яуласа, Дилә Закирова чемпион булып танылды. Диләбез бу җиңүе белән май аенда Сочи шәһәрендә үткәреләчәк Россия беренчелегенә юллама алды.Ул анда республикабыз данын яклаячак. Нәни шашка осталарын тәүге, зур җинүләре белән ихластан котлыйбыз, – ди тренерлары Ландыш Гарифуллина.

P.S. Без дә нәни чемпионнарны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Әлбәттә, әлеге җиңү кызларныкы белән бергә тренер Ландыш Гарифуллинаныкы да. Балаларның сәләтләрен вакытында күреп, аны үстерү өчен вакытын да, көчен дә жәлләмәгән Ландышка әти-әниләр олы рәхмәт белдерә, үзенә сәламәтлек, эшендә зур уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка