Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның спорт корылмалары...

Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булуы кирәк. Шунсыз ныгып та, алга куелган максатларга ирешеп тә булмый.

Соңгы ун елда Балтач районында барысы 217 миллион сумлык спорт корылмасы сафка басты: күпфункцияле спортзал, йөзү бассейны (152 миллион), чаңгы базасы (7 миллион) һәм 14 урам мәйданчыклары. 12 спорт залларына 36 миллион сумлык ремонт эшләнде. Шушы эшләнгән эшләрнең, спорт корылмаларының һәм спорт залларының капиталь ремонтлары иганәчеләр ярдәме белән башкарылды. Һәм иң сөендергәне, күп авылларда үзара салым акчаларының күпмедер өлешен балалар өчен уен мәйданчыклары булдыруга тоталар, программа эшләү дәверендә 30 авылда 38 уен мәйданчыгы сафка бастырылды.
Спорт белән районда 14978 кеше шөгыльләнә, әлеге санны 20 меңгә җиткерәсе, ә бәлки чиксез итәсе иде. Спорт ул беркемгә дә зыян китерми, бары күңел рухын баета,сәламәтлекне ныгыта, авырлыкларны оныттыра, яшәргә көч өсти. Инде дә килеп җиңүләргә ирешсәң, сине йолдызга әверелдерә, исемеңне данлы итә, тарих битләрендә бөек эшләрең кала. Сәламәт тәндә- сәламәт акыл, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев