Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның яшь шашка осталары мактала (+фото)

Арча районының Ашытбаш урта мәктәбендә мәктәп укучылары арасында шашка буенча "Төньяк балкышы" ачык республика турниры узды. 

17 март көнне узган әлеге ярыш быел да үзгә рухта үтте.Чөнки бу турнир авыл мәктәпләре беренчелеге булуга карамастан, ярышка шулай ук Мамадыштан һәм Казанның Р.Нәҗметдинов исемендәге үзәк олимпия резерв мәктәбеннән дә килгәннәр иде.Мәктәп укучылары арасында Рәсәй күләмендә танылган спортчылар да бар иде. 
Ярышларның төп оештыручысы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин гел яңалыкка омтылып яши.Әлеге узган ярышта да ул мәктәп укучыларын гына катнаштырып калмыйча,команда туплап килгән тренерларга да ярыш уздырды. Бу юлы ярыш шахмат белән шашка бергә үрелеп барды. Көне буе гөрләп барган ярышта,соңыннан нәтиҗәләр билгеле булуын һәркем дулкынланып көтте. 1 нче һәм 4 нче класс укучылары арасында узган ярышта Балтач урта мәктәбенең 2 нче класс укучысы Ралинә Гыйбадуллина 2 нче урын яулап Грамотага ия булды.Ә инде Балтач балалар бакчасында йөрүче Инсаф Шәйхуллин бу зур ярышта беренче тапкыр катнашуы белән уенда үзенең осталыгын күрсәтеп, 1 нче урын алды.

Команда туплап гел ярышларда актив катнашкан өчен тренерларга да махсус Грамоталар тапшырдылар.Бу Грамота белән бездә бүләкләндек. Яшь булсалар да шашка сөюче укучылар,шундый зур ярышларда үз көчләрен сынап, җиңүгә ирешү өчен тырышып уйныйлар.Киләчәктә тагын да чемпион исеменә лаек булырга насыйп булсын аларга. Шушы ярышка гел хөрмәт итеп чакырган өчен Сөләйман Галиуллинга һәм яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга зур рәхмәтемне белдерәм. 

Чулпан Габделганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашка ярышы