Балтачта балалар спартакиадасы узды
Спорт

Балтачта балалар спартакиадасы узды

"Балтач" спорткомплексы бу көннәрдә балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Чөнки биредә балалар бакчалары арасында спорт ярышлары булып узды.

Спартакиадада барлыгы 16 команда катнашты. 5 тән 6 яшькә кадәрле балалар 6 төрле ярышта: визит карточкасы, эстафета ярышында, баскетбол кәрзиненә туп атып кертүдә, утырган җирдән ераклыкка туп атуда, дүртаяклап чабуда, "Күңелле стартлар"да катнашты. Ярышлар бик кискен барды. Хәрәмләшергә тырышулар да булмады түгел. Тик барыбер ахырдан гаделлек өстен булды: иң җитез, өлгер, булдыклы, оешкан командалар җиңеп чыкты һәм пьедесталга күтәрелде.

Җиңүчеләр ике катергориядә билгеләнде. Беренче төркемгә кергән балалар бакчалары арасында Кариле балаларына тиңнәр булмады. Бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы - икенче, дүртенче номерлы балалар бакчасы өченче булды. Авыл балалар бакчалары арасында беренчелек сосналыларда. Икенче һәм өченче урыннарны Кече Лызи сабыйлары белән чепьялылар бүлеште.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев