Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта бәйрәмнәр спорт ярышларына бай булачак

Бәйрәмнәрдә оештырылачак спорт ярышлары

22 февраль, «Балтач» спорт-сәламәтләндерү залында 2000 елда һәм аннан соӊ туган яшүсмерләр арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә традицион татарча көрәш ярышлары узачак.

23 февраль, «Сабантуй» ял паркында район предпиятие-оешма, күмәк хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре арасында өч төр буенча ярышлар оештырыла.

23 февраль, «Сабантуй» ял паркында Әфган һәм Чечня канлы бәрелешендә катнашкан һәм төрле төрдәге армия сафларында хезмәт иткән ветераннар арасында итекле хоккей булачак. Башлана сәгать 10да.

24 һәм 25 февраль көннәрендә «Балтач» спорт-сәламәтләндерү залында каратэ буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак.

25 февраль көнне Нормабаш авылы янында урнашкан сусаклагычта балык тоту буенча традицион район беренчелеге уздырылачак.

Спорт ярышларыныӊ башлану вакытлары һәм булган үзгәрешләр турында сайтыбыздан тулырак белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярыш