Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта көрәшеп тә күрсәттеләр... (+фоторепортаж)

Арабыздан фаҗигале үлем белән вакытсыз киткән, заманында Нормада теш поликлиникасын җитәкләгән Рафил Галимуллин истәлегенә ярышларыбыз уза башлаганга да 5 ел узып киткән икән инде.

Районыбызның көрәшчеләр төбәге булган Бөрбашта туган егетне уллары, авылдашлары да онытмый. Район эчендә генә уза башлаган ярышларыбыз инде бүгенге көнгә районара ярышлар статусын да алырга өлгерде. Быелгы ярышларыбыз монын ачык мисалы булды. “Менә шушында инде республикабыз көрәшенең киләчәге”, -дип башлады үз чыгышын заманында көрәш дөньясын кайнатып, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә үскән батырыбыз, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. Районыбызның бар тармагындагы уңышларны ассызыклап, яшь көрәшчеләребезгә үз хәер-фатихасын биргәч, районыбыз гимназиясенең яшь үзешчән талантлары көрәшчеләребезгә рухи азык та өстәделәр. Бик каты барды көрәш ярышлары. Күрше-тирәләрдән сайлап кына алып килгән егетләргә ныклап каршы торырга туры килде егетләребезгә. Шулай да көчлеләре бирешмәде, киресенчә, үзләренә тиңнәр булмавын күрсәттеләр. Көрәш ярышлары кагыйдәләренә зур үзгәрешләр кертү хәзергәчә хөкемдарлар арасында анлашылмаучынлыкны чыгарып кына тора. Гомер буе республика келәмнәрендә хөкемдарлык иткән хөкемдарлар да кайвакыт үзара аңлаша алмый тилмерәләр. Безгә дә мондый күренешләргә тап булырга туры килде. Тормышы көрәш шул инде аның. Шулай да, ярышларыбыз һәркем күңелендә матур тойгылар калдыргандыр дип уйлыйм. Мәрхәмнең улы Нияз бу юлы да күп бүләкләр белән кайткан иде. Һәр җиңүчегә һәм призерларга акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр тапшырылды, барлык ярышта катнашучыларны бушлай тукландыруны да үз өстенә алган иде. Әле моннан тыш, һәр районнан берәр көрәшчегә махсус бүләкләр дә тапшырылды.Аннан, әле минем күңелемдә аеруча бүләкләу тантанасында булган күренеш озак сакланыр. Яшь көрәшчеләребезгә бу юлы бүләкләрне татар көрәшенең легендалары булган халыкара класслы спорт остасы Айдар Хәйретдинов, РСФСРның спорт остасы Рифкәт Хөсәенов, Татарстанның спорт остасы Рөстәм Заһидуллиннар кулыннан алырга туры килде. Нинди бәхет бит бу.

Инде, 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшь көрәшчеләбез арасындагы чемпионарыбыз һәм призерларыбыз белән танышып узыйк. 32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында-1.Ислам Йосыпов/Чепья/ 2.Самат Кәримуллин/Кукмара/ 3.Данил Васильев/Мамадыш/. 36 кг.да-1.Ленар Хәкимов/Кукмара/ 2.Булат Әхмәдуллин/Саба/ 3.Райнур Фәйзрахманов/Арча/ 40 кг.да- 1. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/ 2.Дмитрий  икифоров/Чепья/ 3.Рамил Антонов/Теләче/ 45 кг.да -1.Рамазан Корбанов/Мамадыш/ 2.Рүзәл Гарафетдинов/Пыжмара/ 3.Әлфис Галимов/Бөрбаш/. 50 кг.да-1.Нияз Әскәров/Арбор/ 2.Фидаиль Гасыймов/Мамадыш/ 3.Нияз Хәлиуллин/Саба/. 55 кг.да- 1.Эмиль Сабиров/Биектау/ 2.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Әдел Зарипов/Саба/. 60 кг.да- 1.Әдел Гыйләҗев/Әтнә/ 2.Дамир Шәйхетдинов/Мамадыш/ 3.Инсаф Гыйльметдинов/Кукмара/ 65 кг.да-1.Тимур Зайцев/Смәел/ 2.Данияр Сәләхов/Мамадыш/ 3.Әдел Фазылҗанов/Норма/. 70 кг.да-1.Рүзәл Тимергалиев/Кукмара/ 2.Айнур Нургалиев/Мамадыш/ 3.Илгизәр Галимуллин/Смәел/. 75 кг.да-1.Зөлфәт Ибраһимов/Биектау/ 2.Инсаф Кәримуллин/Кукмара/ 3.Раниф Нурисламов/Арча/ 75 кг.нан югары- 1.Багир Зарипов/Теләче/ 2.Инсаф Мөбәрәкшин/Арча/ 3.Илсаф Фәхретдинов/Кукмара/. 

Хөкемдарлар тарафыннан ярышларның күчмә Кубогы районда гына калачак дигән килешү нигезендә, башка районнар команда нәтиҗәләренә кертелмәде. Кубок үзебезнең Смәел мәктәбенә китте. Икенче урынга Бөрбаш, өченчегә Норма көрәшчеләре чыкты. Смәелдән Альберт Миннеханов “Күптән көтелгән җиңүгә ирештек”, дип сөенсә, бөрбашлыларның тренеры Илшат Корбанов “Эх, бер малаем кайтса без җиңә идек”, дип көенде.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев