Балтачта Рамил абый Фазлыевны искә алдылар
Гадәттәгечә көзге каникулның бер көнендә Балтачта бар гомерен мәгарифкә багышлаган Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев истәлегенәбалалар арасында район беренчелегенә шахмат ярышлары узды.
Гадәттәгечә көзге каникулның бер көнендә Балтачта бар гомерен мәгарифкә багышлаган Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев истәлегенәбалалар арасында район беренчелегенә шахмат ярышлары узды.
Быелгы ярышлар 2002-2007 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында уздырылды. 50 гә якын бала көч сынашып, үз араларында иң көчлеләрне ачыклады.
2002-2006 елгылар арасында беренче урынга Рамилә Шаһимәрдәнова /Балтач/, Азат Хөрмәтуллин /Салавыч/, икенче урынга Гөлшан Сөләйманова /Балтач/, Данил Закиров/гимназия/, өченче урынга Лина Гатауллина /Норма/, Кәрим Хәйруллин /Шубан/ лаек булдылар.
Ә 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында бу урыннарны Зифа Корбанова /Бөрбаш/ һәм Әмир Абдрахманов /Балтач/, Рамилә Гыйбадуллина /Балтач/ һәм Ильяс Корбанов /Бөрбаш/, Таңсылу Хәбибрахманова /гимназия/ һәм Аяз Йосыпов /Пыжмара/ бүлештеләр.
Балтачтан Алим Хәйруллин, Кәрим Гайнетдинов, Соснадан Нияз Хәбибуллин, Салавычтан Раил Әминев кебек нәниләр аерым мактау дипломнарына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев