Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачыбыз Татарстанда тагын бер балкыды (+фото)

Башкалабызның “Ак Барс” көрәш сараенда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышларының 59нчысы безнең район көрәшчеләре өчен үзенең аерым бер мизгелләре белән  генә истә калыр, чөнки көрәшебездә буыннар алмашы бара.

Ярышларга бару алдыннан көрәшчеләр исемлегенә күз төшерүгә команданың никадәр яшь көрәшче белән тулылануын күрми калу мөмкин түгел иде.Шуңа да күңел белән әллә ни зур уңышларга өмет итмәсәк тә, командабызның “алтын” унлыкка керүен начар күрсәткеч дип әйтмәс идем.Башкалар да минем фикеремне хупларлар дип уйлыйм.Кайчан да буласы хәл иде бу. Аннан, көрәшчеләребезнең берничәсенең әле генә 18ен тутырган студентлар булуын исәпкә алсак, борчылырлык җирлек тә юк. Өметсез егетләр дип булмый берсен дә, булдыра торганнар. 60 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан Норма егете Әдел Фазылҗанов та, 75 килограммдагы  Илгизәр Галимуллин да, 80 килограммдагы Айзат Гәрәев та /берсе Смәелдән, икенчесе Көектән/ төрле үлчәү авырлыкларында яшьләр арасындагы район,республика ярышларында үз вакытларында йолдыз булып балкыган егетләр дип әйтер идем. Билгеле, зурлар арасында бар булган осталыкларын кулланып бил алышу алар өчен дә җиңелләрдән булмагандыр. Айзат Гәрәев әле травма алмаса, тагын да югарырак күрсәткечкә ирешкән булыр иде. Барыбызга  да билгеле булганча, республикабызның иң дәрәҗәле бу турнирына бөтен татар дөньясының иң-иңнәре җыйналганын да исәпкә алсак, артык борчылырга да кирәк түгел. Әле бу егетләребезнең киләчәге алда, осталыкларын арттырып кына барасы. 65 килограммда бил алышкан спорт остабыз Чепьядан Илназ Миңмуллинга  да узган елгы чемпион титулын быелгы Чистай лидеры Илнур Закировка  биреп, өченче призлы урын белән канагәтьләнергә туры килде. 85 килограммда бил алышкан спорт остабыз Арбордан Салават Әсхәдуллин да алган травмаларыннан соң ,формага кереп җитә алмый кебек. 90 килограммда көч сынашкан Яңгул егете Инсаф Рәфыйковның да үз өстендә җитәрлек эшләп бетермәгәнлеге күренде. Абыйсы Руслан Рәфыйковның  барлык ярышларда башкорт егете Айнур Сыртаев белән бил алышуына күнегеп тә беттек бугай инде. Бу юлы да аның белән көрәшкәндә әз генә тактик хата җибәреп, өченче булды. “Балтач егете  бервакыт сүлпәнләнеп киткән иде. Районның баш батыры буларак “Манзара” га чакыргач, шуннан соң китте бит егетебезнең җиңүләре”,- дип язды аның турында танылган спорт журналисты Айдар Шәймәрданов.100 килограммдагы Нөнәгәр егете Рәдис Сәмигуллинның да бәхете гел чемпионнар белән бил алышуга әйләнеп бара. Билгеле, чемпионны отмыйча чемпион булып булмый.  Бу юлы да ул Казан батыры Булат Мусинга оттырып, ярышлардан  төшеп калырга мәҗбүр булды. 130 килограммда һәм аннан югары үлчәүдә чыгыш ясаган Чутайдан Булат Вафин һәм Нөнәгәрдән Рифкәт Сәмигуллиннарның да  даими шөгыльләнмәүләре үзен сиздерде. “Егетләрнең күбесенә даими шөгыльләнү  җитеп бетми”, дип минем фикер белән килеште, районыбызның баш тренеры, атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов та. Шулай да, әле шундый зур дәрәҗәле ярышта зур микрофоннан шаулатып, 2021 ел нәтиҗәләре буенча районыбызның мактаулы алдынгы сафта булуын раслап , махсус дипломга һәм Кубокка ия булуын, федерациябез рәисе Фәнис Шәриповның сәхнәгә менеп көчле алкышлар астында аны алуы, татар көрәшен даими рәвештә матбугат чараларында яктыртып барып, регионнар журналистлары арасында иң актив журналист булып танылган Нурзада Сәмигуллинның да зур сәхнәгә күтәрелеп , Президиум рәисе Марат Әхмәтовтан бүләк алуы, Балтачыбызны Татарстанда тагын бер балкытып, районыбызның дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрде.

Фото: https://vk.com/wall-13341393_19066?z=album-13341393_285815088

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев