Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачыбызда шаулап-гөрләп "Россия чаңгы юллары-2017" үтте (фото)

Бүген, 12 февральдә Балтачыбызда шаулап-гөрләп "Россия чаңгы юллары-2017" ( "Татарстан чаңгы юллары-2017") массакүләм чаңгы ярышлары үтте.

Балтачтада һәвәскәр спорт сөючеләр белән беррәттән җитәкчеләр һәм спорт ветераннары, балалар да чаңгыга басты. Бу исә һәркемнең дә спортның әлеге төренә игътибар бирүе турында сөйли. Ярышларның максаты да бит өлкәннәрне һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Синоптиклар алдан салкын булачак дип кисәтсә дә, табигать чаңгы шуарга яратучыларны искиткеч һава торышы белән сөендерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин фатыйхасыннан соң ярышка китүчеләр төрле күнегүләр ярдәмендә гәүдәләрен җылытты һәм стартка басты. Гадәттәгечә беренче булып җитәкчеләр кузгалды. Алардан соң профессионаллар һәм хезмәткәрләргә старт бирелде.

Шунысы куанычлы массакүләм чаңгы ярышында балалар да, ветеран чаңгычылар да бик күп иде. Елның-елында чараның актив чаңгысы Марат Сөләйманов быел да беренчелекне бирмәде. Кечкенәләрдән бертуган абыйлы-энеле Усмановлар да бик күп апа-абыйларының борыннарына чиртеп, зурлар белән бергә финиш сызыгын кисте.

Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең мактау кәгазьләре, кубоклар, махсус спорт башлыклары тапшырылса, чарада катнашкан һәркемгә истәлек бүләге бирелде.

Чарадан фоторепортаж һәм җиңүчеләр белән иртәгә таныштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250