Балтачта футбол буенча ярыш узды
Спорт

Балтачта футбол буенча ярыш узды

Беренчелектә районның Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач, Карадуган гимназиясеннән барлыгы 61 спортчы катнашты

10 нче июнь көнне «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Балтач футбол стадионында 2013-2014 нчы елгы егетләр һәм кызлар арасында футбол буенча ярыш булып узды.

Беренчелектә районның Салавыч күппрофильле лицеенан, Балтач, Карадуган гимназиясеннән барлыгы 61 спортчы катнашты.

Кызлар арасында:

  • 1 нче урын - Салавыч күппрофильле лицееның 1 нче командасы
  • 2 нче урын - Балтач гимназиясе
  • 3 нче урын - Салавыч күппрофильле лицееның 2 нче командасы

Иң яхшы капкачы - Федрова Ангелина (Салавыч күппрофильле лицей),
Иң яхшы яклаучы - Саттарова Энҗе (Салавыч күппрофильле лицей),
Иң яхшы һөҗүмче - Антонова Диана (Балтач гимназиясе)

Егетләр арасында:

  • 1 нче урын - Салавыч күппрофильле лицей
  • 2 нче урын - Балтач гимназиясе
  • 3 нче урын - Карадуган гимназиясе

Иң яхшы капкачы - Фәйзрахманов Салихҗан ( Карадуган гимназиясе),
Иң яхшы яклаучы - Әшрәфҗанов Риназ( Салавыч күппрофильле лицей),
Иң яхшы һөҗүмче - Фәйзрахманов Рамазан (Балтач гимназиясе)

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


футбол

Нет комментариев