Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта Уран Мостафа улы Ишморатов истәлегенә бокс ярышлары узды (фото)

Боксчыларыбыз сынатмадыдар, җиңәр өчен мөмкинлекләр бар бит.

Балтачта ТАССРның атказанган укытучысы, районыбыз җирлегендә бокска нигез салган Уран Мостафа улы Ишморатов истәлегенә бокс ярышлары узды.

Дистә еллар элек матур гына башлангыч алган әлеге ярышлар берара туктап торды. Быел исә ул кабат үткәрелде. 

Көч сынашырга Мамадыш, Саба, Балтач районнардан гына түгел, Казаннан да боксчылар килгән иде. Шуңа да бу ярыш безнең өчен бик мөһим, спортчылар өчен генә түгел, район өчен дә. Бокс спортны киң таралган район спортчыларын Балтачыбызда кабул итү зур дәрәҗә дә, җаваплылык та. 

Тренерлар һәр ярышны тәүгесе кебек көтеп ала һәм һәрберсендә ярышлар ни рәвешле үтәр, максатлар акланырмы, имгәнүләр булмасмы дигән сораулар тынгы бирми. Аңлашыла да, җаны-тәне белән балаларны бокс серләренә төшендерүче остазлар өчен бу борчылулар табигый күренеш. Бу юлы да остазларыбыз «Безнекеләр сынатмаслармы, югалып калмаслармы?», дип борчыла. 

Боксчыларыбыз сынатмадыдар, җиңәр өчен мөмкинлекләр бар бит. Сәләт һәм тырышлык, даими шөгыльләнү, ә иң мөһиме спорт сарае булу бокс сөючеләр өчен зур җиңүләргә юл ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс Уран