Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бассейн ачылды! Уррра!!! (+фоторепортаж)

Кичә Халыкара студентлар көне иде, әлеге бассейн  ачылышын да шул уңайдан бер бүләк дип кабул итик...

Балтач бүген куанычлы вакыйга шаһиты булды, күптән көтелгән һәм әйтергә кирәк, зарыгып көткән  бассейн ачылды, район халкы актив рәвештә аңа исем дә сайлады, мәхәббәт зур объект “Дулкын” дип аталды. Ә менә бүген “Дулкын”  бик күп кунаклар кабул итте.

 

Җыр-бию, райондашларыбызның якты, канәгать йөзе суык үтә башлаган күңелләрне җылытты. Мөхтәрәм, һәрчак көтеп алган кунагыбыз  Марат Әхмәтов бассейнның җаваплы вәкиленә  Татарстан Республикасы хөкүмәтенең  бүләген – сертификат тапшырды.  

Казанның Дәрвишләр бистәсендә  бассейн ачылуда катнашучы Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән  дә турыдан-туры  элемтәгә керә алдык. Бассейн төзелешенә фидакарьләрчә, намус белән хезмәт керткән иптәшләрне котлаганда да тамашачы дәррәү кул чапты. Бассейнга исем тәкъдим итүчеләр дә онытылмаган, алар Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина белән Арбор мәктәбе укытучысы Руфия Мифтахова булып чыкты.

 

Хәзер алар шушы бассейнда  бер  ай буе бушка йөзә ала. Тантаналы өлеше тәмәмлангачтын, бар халык эчкә агылды. Ә анда...бөтенләй башка дөнья, әллә безнең район, әллә шәһәр шунда... Күзләрне иркәләүче зәңгәр төс дулкыннар янына алып кереп китә, су чип-чиста, яшүсмерләр рәхәтләнеп коена, балалар ягында исә бала-чага  кинәнә. Сабыйларның телевидение журналистына биргән интервьюсына колак салам: “Безгә бик рәхәт, без бик шат шушындый бассейн булуга “ ди алар куанып... Сауна, душ, тренажер залы, кафе... Исең китәрлек. Афәрин шушындый объектны булдыруга ризалык биргән  һәм сафка бастырган иптәшләргә! Инде игелеген күрергә язсын, бәрәкәтле булсын. Имин шартларда коенырга, сәламәтлегебезне ныгытырга язсын. Рәхмәттән башка сүз юк, мөхтәрәм райондашларга, һәм дә җитәкчеләребезгә! Хәерле сәгатьтә булсын!

Кичә Халыкара студентлар көне иде, әлеге бассейн  ачылышын да шул уңайдан бер бүләк дип кабул итик һәм күңелләрдә якты хатирә итеп саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн