Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырларны күрегез (+фоторепортаж)

Командалар арасында беренчелекне бу елда да Яӊгул көрәшчеләре үз кулларыннан җибәрмәделәр. Ел саен осталыкларын артыра барып, лидерлар сафына баскан Смәел командасы икенче урында, ә Чепья командасы өченчедә булды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан  «Хыял» яшьләр үзәгендә 2000 елда һәм аннан соӊгы елларда  туган укучы балалар арасында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узуы турында инде хәбәр иткән идек. 68 көрәшче 14 мәктәптән команда булып тупланып, үзара җиӊүчеләрне ачыкларга җыйналды.  Бәйгене башлап җибәргәндә район башлыгы Рамил Нотфуллин яшь көрәшчеләргә фатиха биреп, җәрәхәтләр алмыйча матур алымнар күрсәтеп, бәйрәм алдынан егетлекләрен, бар осталыкларын күрсәтергә чакырган иде. Теләкләр кабул булды, тамашачы матур алымнар да, җиӊүгә омтылыш булганда аӊа ирешергә мөмкин булуын  үз күзләре белән күрде. Командалар арасында беренчелекне бу елда да Яӊгул көрәшчеләре үз кулларыннан җибәрмәделәр. Ел саен осталыкларын артыра барып, лидерлар сафына баскан Смәел командасы икенче урында, ә Чепья командасы өченчедә булды. Җиӊүчеләр арасында бәйгенеӊ баш батыры өчен махсус приз билгеләнеп, аӊа  Салавыч авылы егете Дәминов Нурвил лаек булды. Кискен көрәштә, үзеннән авырырак булган Инсаф Рафиковтан  өстен чыгып, ул үзенеӊ чын батыр икәнен раслады. Матур көрәш алымнары күрсәткән өчен Фәнис Шәрипов куйган махсус бүләкләргә  дә хуҗалар табылды. Хәзер инде батырлар белән танышып китик: 35 килограммга кадәр авырлыкта Бөрбаштан Ленар Әухадиев, 40 килограммга кадәр гимназия командасыннан Рәсим Зәйнуллин, Арбордан Алмаз Гәллямов 45 килограмм авырлыкка кадәр көрәшчеләр арасында җиӊүче, 50 килограммга кадәр авырлыкта Чепьядан Кәрим Ногманов, 55 килограмм авырлыкка кадәр  авырлыкта Рәсим Зәйнуллин, 60 килограммга кадәр авырлыкта батыр шулай ук Яӊгул командасыннан Руфил Хәбибуллин, 65 килограммга кадәр авырлыкта Нормадан Ранил Ганиев җиӊүче, 70 килограммга кадәр авырлыкта батыр Балтач мәктәбе командасыннан Айзат Гәрәев,  75 килограммга кадәр авырлыкта Азат Зариповка тиӊнәр булмады, 80 килограммга кадәр авырлыкта  җиӊүче Нормадан Ранил Бариев, 85 килограммга кадәр авырлыкта Яӊгул батыры Инсаф Рафиков үзенеӊ өстенлеген раслады, ә инде 85 килограммнан югары үлчәүдә Нормадан Айнур Ганиевка тиӊнәр булмады. Призлы урыннар алган көрәшчеләргә Ильназ, Искәндәр һәм Ильяз  Нотфуллиннар акчалата бүләкләр һәм әтиләре истәлегенә Алмаз Нотфуллин фотосы белән эшләнгән медальләр тапшырдылар. Ярышларны йомгаклап, район татарча көрәш федерациясе җитәкчесе, Рәсәй спорт остасы, орден-медальләр кавалеры Фәрит Әхмәдиев ярышта катнашучыларга, аны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш