Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер ел узып та киткән (+фоторепортаж)

10 октябрь көнне Балтач спорт  комплексында ветераннар катнашында спорт ярышлары узды.

Вакыт узуны юкка гына агымсу белән тиңләмиләрдер. Чыннан да шулай ахрысы – районыбыз җирлекләрендәге ветераннар катнашында спорт ярышларының алдагысы кичә генә узган кебек, ә бер ел узып та киткән. Шундый ярышларның чираттагысы 10 октябрь көнне Балтач спорт  комплексында узды. Ярышлар узды гына түгел, ә ныклап планлаштырылган, уйлап оештырылган иде. Һәр этапта район спорт комитетыннан һәм спорт комплексыннан белгечләр, тренерлар хөкемдарлык итеп кенә калмадылар, ярышта катнашучыларга аңлатып, ярдәм итеп тә тордылар. Район спорт бүлеге  җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ярышларның башыннан ахырына кадәр чараның тиешле югарылыкта узуын күз уңында тотты. Спорт бәйрәмен (бу чыннан да безнең өчен бәйрәм дә булды) ачканда Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновның да катнашуы бәйрәмнең дәрәҗәлелеген арттырды. Бәйрәмне оештыручыларны, катнашучыларны, килгән кунакларны сәламләргә, спортчыларгы уңышлар теләргә район ветераннар оешмасы рәисе рифат Абдуллин, Пенсия фонды идарәсе хезмәиткәре Зөлфия Егорова килгәннәр иде. Шунысы да сөендерә – ярышлар низагларсыз һәм имгәнүләрсез узды. Ярыш нәтиҗәләренә игътибар итсәк – безнең күз алдында узган соңгы биш ел эчендә Балтач җирлеге командасы дүрт тапкыр беренчелекне яулады. Безнең команда дип авыз тутырып әйтә алам – шул җиңүләрнең өчесенә минем дә көчем керде. Быел да Балтач җирлеге ветераннары җиңүче булды. Елдагыча командабыз “яшьләр”  белән тулыланып тора. Пенсиягә чыгу яшен арттыргач командабызның да яше олыгаердыр инде. Команданы барлау, аны туплау, оештыру һәм шулар нәтиҗәсе буларак планканы югары тотуга Балтач җирлеге ветераннар берлеге җитәкчесе Камил Мөхәрләмов ел саен күп көч куя.

     Вагиз Таҗиев      

 Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев