Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер горурлык хисе яши бездә

Татарстан Республикасы соңгы елларда Бөтенрәсәй күләмендә үзен спорт державасы итеп таныта алды дип күкрәк киереп әйтә алабыз. Спорт юнәлешендә Балтач та һәрчак үз югарылыгында.

Районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин белән булган әңгәмә вакытында моның шулай икәнлеге ачык чагылыр.
– Рөстәм Рафисович, Балтачның спорт өлкәсендәге уңышлары, чыннан да, горурланырлыкмы?
– Әлбәттә, горурланырлык. Уңыш арты уңышлар тарихтан, ата-бабаларыбыздан килә. Соңгы 20 елда гына да 40тан артык төрле дәрәҗәдәге спорт осталары үстергән районыбыз. Спортчыларыбызның уңышларын һәм җиңүләрен дәвам итеп, Балтач районы спортчыларының Россия, Европа һәм Дөнья ярышларында җиңүләре белән чиксез горурлана алабыз. Узган 2019 елда гына да балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, барысы Рәсәй беренчелегеннән 36 медаль, Европа чемпионатыннан – 4, дөнья беренчелегеннән 2 медаль алып кайттылар.
– Инде күптапкырлар язсак та, батырларыбызның исемнәрен янәдән әйтеп үтсәгез иде.
– Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөргән Айгөл Вәлиева Татарстан, Идел буе округы һәм Рәсәй күләмендә уздырылган кул көрәше беренчелегендә 1 урынны алып, Румыниядә узган Европа беренчелеге, Төркиядә узган дөнья беренчелегендә призлы урын яулап, Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды. Зәйнәб Нигъмәтҗанова Казанда Дөньякүләм Попов кубогы призына узган чаңгы ярышларында 1 урынны яулап, Сахалинда узган “Дети Азии” дип аталган дәрәҗәле дөньякүләм ярышта катнаша алды. Соснадан Гүзәл Габдрахманова һәм Эльвира Ситдиковалар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Курск, Төмән шәһәрендә үткән Бөтенрәсәй авыл уеннарында механизаторлар ярышында чемпион булдылар. Илнар Муллахмәтов көрәштә, Чулпан Габделганиева шашка спорт төреннән 1 урынны алып, Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды. Мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында Рамазан Нәкыйпов, Фәнис Миңмуллин, Лилия Мөбарәкҗанова кул көрәшеннән Европа һәм Дөнья беренчелегендә беренче урыннарны яулап кайта алдылар.
– Әлбәттә, бу бер генә кеше һәм бер көн дә генә башкарылган эш түгел. Куелган максатларга ничек ирешәсез?
– Бездә кадрларга кытлык сизелми. Яшьләр дә, остазларыбыз да җитәрлек. Алмашка Казан дәүләт Идел буе физик культура академиясендә укучы студентларыбыз да бар, алар белән аралашып торабыз. Яши торган мохитебез бик уңайлы, авыллар төзек, юллар 100 процент асфальтланган, хәзер инде авыл эчләре тулысы белән төзекләндерелгән, республика программалары кысаларында яңа мәктәпләр, спорт обьектлары сафка баса. Монда җитәкчелекнең ярдәме, роле бик зур.
– Бүгенге көндә физик культура һәм спорт белән ничә райондашыбыз шөгыльләнә, әйтә аласызмы?
– 14978 кеше шөгыльләнә, 49 процент бу. Республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак. Районда ел саен төрле категория гражданнар өчен 200гә якын ярыш уздырыла. “Милләтләр йөгереше” һәм “Татарстан чаңгы юллары” чараларын район җирлегендә уздыра башлаган иң беренче авыл районы һәм катнашучы саны белән дә аерылып торабыз. 8 нче ел рәттән инде республикада беренче булып Мәктәпкәчә яшьтәге балалар спартакиадасы - спорт фестивален уздырабыз.
– Мәгълүм ки, Рөстәм Рафисович, билгеле бер чикләүләр чоры кичерәбез, мондый чакта спорт нишли? Аксыймы?
– Бу бер безнең илдә генә түгел. Спорт дөньякүләмендә туктап тора. Әмма ул үсештә. Чөнки тренировкалар онлайн дәвам итә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Чикләүләрне исән-сау уздырып, спорт белән шөгыльләнеп яшәсәк иде. Сәламәт булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев