Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бер йөгерү - үзе бер рәхәт

Табигать кочагында бер йөгереп кайтсаң да рәхәт булып китә. Ә бергәләшеп йөгерү кәефне тагын да күтәрә, елмайта, баштагы чуар уйларны тарата.

Ел да уза торган «Татартсан кроссы» да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, сәламәтлегебезне кайгыртып, рухыбызны чистартып кына калмый, аралашуга, күңелле ял итүгә дә нигез булып тора. Быел да «Сабантуй» ял паркындагы ямьле мәйданнарның берсен спорт сөюче хезмәт коллективлары, гаиләләр бизәде.

Бәйрәмне район җитәкчелеге башлап җибәрде, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов яшь көрәшчеләрне сәхнәгә дәшеп бүләкләде, районыбыз данын күтәрүче спортчы егетләр алкышларга күмелде, көрәш тренерлары һәм башка өлкәдә уңыш казанучыларга бүләкләр тапшырылды.

Аннан табигать кочагында “Яшел фитнес” башланды, башкаладан чакырылган фитнес-инструктор Диләрә Бәдретдинова артыннан, дәртле музыкага кушылып, төрле күнегүләр эшләп, бер кат тәннәрне арулатып алгачтын, йөгерешкә старт бирелде.

Йөгерешкә башта җитәкчеләр кузгалды, аннан хезмәт коллективлары, яшьләр, ирекле катнашучылар йөгерде. Мәктәпләр, балалар бакчалары йөгерешне аерым оештырдылар, мәгариф өлкәсендә укучы һәм эшләүчеләрдән генә дә 3мең ярым кеше йөгерештә катнашты. Шулай итеп, Балтач районы буенча йөгерештә 4100гә якын кеше катнашкан.

Чарадан тулы фоторепортажны фотогалереяда карагыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Милләтләр кроссы Татарстан кроссы кросс