Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булат Фәтхрахмановның хыялы тормышка ашты (+фото)

Ниһаять, теш табибы Булат Фәтхрахмановның күптәнге хыялы тормышка ашты. Үзе буш вакытында гел "Балтач" спортзалында бадминтон уйнаганлыктан, инде узган ел ук ул безгә үз призларына ярыш уздыру теләге булуын җиткергән иде.

Дөнья мәшәкатьләре белән аның вакыты гел кичектерелеп килде. Һәм яхшыга да булган ахырысы, ярышларга моңарчы күрелмәгән санда уенчылар килгән иде. Ярышларның баш хөкемдары Расил Мөхәммәтгалиев әйткәнчә, бу кадәр уенчыны хәтта республика ярышлары да җыя алмаган вакытлар булган икән. Ярышларда Арчадан спорт мәктәбеннән, Хәсәншәех мәктәбеннән килгән уенчылар булу аерым бер төсмер биреп кенә калмады, безнең уенчыларга үз уеннарына тиешле нәтиҗә ясарга да ярдәм итте. Әнә бит, районыбызда җиңелү белмәгән Балтач мәктәбе укучысы Азалия Мөхәммәтгалиева килгән кунакка җиңелеп, икенче калуын бик авыр кичерде,күзеннән яшь агып кына торды. Димәк әле, Азалиябездән менә дигән уенчы чыгачак."Ярышка килгән һәркемнең күңеле булып китсен дип тырыштым" - , диде безгә Булат. Шуңадыр да бу ярышларда җиңелүче дә булмады. Уенда катнашкан һәр уенчыга истәлек медальләре, дипломнар тапшырылды. Ә инде моның өстенә шәхси беренчелектә җиңүчеләр дәрәҗәле медальләргә, махсус статуэткаларга, дипломнарга ия булдылар. Рәхмәт, инде Булатка! Ярышларыбыз дәвамлы гына булсын дигән теләктә калабыз.

Ә инде тәүге ярышның беренче җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды.

2002-2004 елгы балалар арасында беренче урынга Субаштан Нәзир Гыйльманов, Миләүшә Фролова, икенче урынга Дәниф Һадиев /Субаш/, Нәргизә Мортазина /гимназия/, өченче урынга Ландыш Хаҗиева /Арча/, Данил Бариев /гимназия/ лаек булдылар. 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:1. Азат Мөхәммәтгалиев /Балтач мәктәбе/, Зәринә Гарипова /Арча/, 2. Рәнис Сафиуллин /Арча/, Азалия Мөхәммәтгалиева /Балтач/, 3. Кәрим Нуриев /гимназия/, Әдилә Галимҗанова /Балтач/. 2001 елда һәм аннан өлкәнрәк елларда туган кызлар арасында уенчылар булмавы гына безне бераз аптыратты, ә менә бу яшьтәге ир-егетләр арасында Зөлфәт Нәбиев /безнең район егете бу юлы Арча өчен көч сынашты/, Фәнис Галимҗанов, Ирек Мортазин /икесе дә Балтачтан / призлы урыннарны бүлештеләр. 35 яшьне узган гүзәл затларыбыз арасында уйнарга ике гнә гүзәл затыбыз килгән иде. Район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева үзенең көндәше район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиеваны җиңеп, чемпион булса, 40 яшьне узганнар арасында район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗановка тиңнәр булмады. Икенче урынга иганәчебез Булат Фәтхрахманов, өченчегә - гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов лаек булды.


Нурзада Сәмигуллин.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250