Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булдырабыз, бит... (+фоторепортаж)

21 командадан җыйналган 125 көрәшче ике көн буена рәхәтләнеп бил алышты, ичмасам. Көчле булды көрәше дә.

Район башлыгы призына узучы татарча көрәш ярышларына елның-елында, без-ярышларны оештыручылар,  ниндидер бер  кайгыру катыш уйлану белән килә идек. Быел исә, уйланырга вакыт та булмады кебек. Беренчедән, ел башын татар көрәше дөньясында беренчелектә башлап, ел ахырын да җиңүләр белән тәмамлаудан, башларыбыз әйләнсә, икенчедән көрәш нигезләмәсенә зур үзгәрешләр кертү дә куңелләребезне тынычландырып җибәрде кебек. Һәм чыннан да, ярышлар башланганчы да, ярышлар барышында да берниинди  гауга-тавыш чыкмады. Югыйсә, соңгы вакытта, хуҗа  куша дип, теләсә кайдан–урамнан, читтән көрәшче җыеп, аларны вакытлыча  пропискага кертеп, акчалар түләп көрәштерү  модага кереп киткән иде. Аллага шөкер, быел монысына  да чик куелды. Чынлап торып, егетләребез үз авылларының данын яклап, чын дәрәҗәдәге  матур көрәш күрсәттеләр.

Тамашачыбызның куплеге белән дә аерылып торды, быелгы ярышыбыз. Авыллардан күп иде, җанатарларыбыз. Билгеле, түрәләребезне дә әзрәк утырып көрәш карарга өйрәтә алсак, тагы да яхшы булыр иде, әле.

Ярышларыбызга ветеран-көрәшчеләребезне җыеп, аларның күңелен күрү дә матур традициягә әверелеп бара. Алар белән аралашу, хәл-әхвәлләрен белешу-үзе бер гомер. Кайберләре белән якыннан аралашып, яңа кертелгән кагыйдәләр турында  фикерләрен дә ишетергә туры килде. “Безнең замандагы татар көрәше калмаган икән инде. Билбау көрәше белән аралаштырып, бутап бетергәннәр көрәшне. Җиткер минем бу фикерне, куркып әйтмим,” - диде РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин.  Аннан  соң да, бик күп элеккеге көрәшчеләрдән ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне.  Бик, уфтанып кайтып китте ул, ярышларыбыздан.

“Нишлик соң... Татарстанның атказанган спорт остасы булып та, курше Мари Иленә чыксан, син беркем түгел”, - дип үз фикерен җиткерде,  Рөстәм  Рафис улы-районыбызның “спорт министры”. Аңлашыла, татар көрәшен дөньякуләм аренага чыгару өчен, эшләнде инде бу хәлләр. Кыскасы, көрәшебез булган бу  көнне, районыбыз узәге чын спорт аренасына  әйләнде дә куйды.  Көрәш барган минутларда  “Сабантуй” паркында  “Чаңгы йорты” ачылып, 200 гә якын чаңгычы үз осталыгын күрсәтсә, “Дулкын” бассейнында  беренче тапкыр йөзү ярышлары оештырылды. Шулай итеп , Балтачыбыз көне буе  гөр килеп торды.

Әйткәнемчә, шатлыкларга тулы  бәйгебез, бүләкләүләрдән башланып китте. Башкалабыздан килгән олы кунакларыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин беренче булып яшләр һәм зурлар арасында Татарстан беренчелеген һәм Чемпионатын откан көрәшчеләребезне, аларның тренерларын, аннан соң төрле Россия һәм доньякүләм ярышларда җиңүчеләрне котласа, республика көрәш Федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин  районыбызга  Марат Әхмәтовның котлавын җиткереп,  яңа келәм  һәм   танылган көрәшчеләребез Ранил Габдрахманов белән Рөстәм Заһидуллинга исемле сәгатьләр бүләк итте. Аннан китте инде, җыр-моң!

21 командадан җыйналган 125 көрәшче ике көн буена рәхәтләнеп бил алышты, ичмасам. Көчле булды көрәше дә. Быел призларыбызның  күләме  дә башка еллардан югарырак булгангамы, аннан, келәмдә очраклы кешеләрнең булмавы да тәэсир иттеме, келәмнәребездән “утлар” чыгып торды. Көтелмәгән хәлләр дә булып алды.

Әле безнең 100 килограмм үлчәү авырлыгында 17 пәһлеваннның бил алышуын  беренче күрүебез . Хәтта, авыр үлчәүдәгеләр дә 13 кешегә җыйналды.  Чутайдан 156 килограммм үлчәү авырлыгындагы Рифкать Сәмигуллинның гына келәмгә чыгып басуы гына үзе  ни тора. Алай да, аны да тәгәрәтүчеләр табылды. Әле энесе Рәдис  тә булса, чутайлылар өчен менә дигән  нәтиҗәләр була иде. Армия сафларында хезмәт итүче егетебез әзгә  генә  соңа  калды. Ялга җибәргәннәр иде үзен. Кайтышлый ук,  туры спорткомплекска керде, Рәдисебез. Менә нинди була икән  ул, көрәшче каны.

Чутай димәктән, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд  Хәйруллинның абсолют батырга дип 100 килограммлы тәкә куюы да көрәшебезне бермә-бер куәтләндереп җибәрде. Бик кискен барды бу титул өчен,көрәш. Яңгулдан Айрат Хәйруллин белән тагын да шул  Чутайдан  өметле яшь көрәшчебез Булат Вафиннарның бил алышы  залны ничә мәртәбә урынынна кузгаткандыр, белмим. Шулай да, тәкәне Айратка бирергә туры килде. Ничава, бик өметле егетебез әле, Булат. Алыр әле, тәкәсен дә!

Инде команда беренчелегенә кисәк, Кубок быел да хуҗасын үзгәртмәде, Яңгулда калды. Икенче урынга “Труд” җәмгыяте көрәшчеләре лаек булса, өченчегә  Тимирязев исемендәге хуҗалык көрәшчеләре лаек булды.

Бу урында тагын бер күңелне сыкраткан хәлне әйтеп китми булмас. Узган ел икенче урынны яулаган Балтач шәһәр җирлеге  көрәшчеләре узган ел җитәкчелек тарафыннан үзләренә тиешле игьтибар курсәтелмәгәнлектән, быел Балтач үзәгендә урнашкан төрле оешмаларга ялланып көрәштеләр. Сынатматмадылар, алар!  Киресенчә, үзләренең чын көрәшче булуларын тагын бер кат расладылар. Күбесе узган елгы җиңүләрен  кабатлады, күңелләрендә генә җитәкчелеккә  карата  авыр  хисләр  калды.

Инде шәхси беренчелектәге  җиңүчеләребез белән дә танышып узыйк.

60 килограммга кадәр - 1.Руфил Хәбибуллин /”Борнак”/ 2.Шамил Чевик /Казан/ 3.Дилус Нуриев /Тимирязев исем.хуҗ./

65 кг. - 1.Илдан Әхмәтханов/”Яңа тормыш” 2.Ранил Ганиев /Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Булат Хадиев /”Труд” /

70 кг. - 1.Илназ Минмуллин /”Труд”/ 2.Айзат Гәрәев /”Сорнай”/ 3.Илнар Нәҗипов /”Арбор”/.

75 кг. - 1.Фәннур Латыйпов /”Татарстан”/ 2.Илнар Муллахмәтов /”Яңа тормыш”/ 3.Рәдиф Гарипов /”Борнак”/

80 кг. - 1.Ранил Габдрахманов /”Яңа тормыш”/ 2.Ранил Камалов /”Сорнай”/ 3.Раил Сираҗиев /сөт-май комбинаты/

85 кг. - 1.Салават Әсхәдуллин /”Труд”/ 2.Рүзәл Гарипов /”Труд”/ 3.Нияз Галиев /Курмала/

90 кг. - 1.Айрат Хәйруллин /”Яңа тормыш”/ 2.Рамил Зәйнетдинов /Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Рамил Гарифҗанов /”Борнак”/

100 кг. - 1.Булат Вафин /”Кызыл юл”/ 2.Ранил Сафиуллин /”Яңа тормыш”/ 3.Илсаф Рәфыйков /Балтач коммуналь хуҗалыгы/

Авыр үлчәүдә -  1.Динар Фатыйхов /”Яңа тормыш”/ 2.Ранил Әскәров /”Труд”/ 3.Рифкать Сәмигуллин /”Кызыл юл”/.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш