Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чулпан Бөек Җиңү бәйрәменә Җиңү яулап кайтты! Кайдан? (+фото)

Районыбыз җитәкчелегенең Россия күләмендә узган бәйге-конкурс һәм спорт ярышларында зур уңышларга ирешеп, җиңү яулап кайтучы райондашларыбызны район чигенә чыгып, чәчәк бәйләмнәре тотып, каршы алуы матур традиция булып тора. 

Бүген шундый тантананың чираттагысы өчен кабат Чулпан Габделганиева "сәбәпче" булды. Ул Бөек җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә шашка спорты буенча Россия Чемпионы дигән мактаулы исем яулап кайтты. 

Чемпионканы район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Илшан Вафин, "Балтач" универсаль спорт сарае директоры Марат Исмәгыйлев һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин чәчәк бәйләмнәре белән каршы алып, ихлас котлауларын һәм олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

26 апрельдән алып 6 майга кадәр, Волгоград шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган Россия Федерациясе шашка чемпионатында катнашып, 11 көн дәвамында барган кискен ярышларда кабаттан үз осталыгын күрсәтеп, райондашыбыз, Кариле авылы кызы - Чулпан Габделганиева зур җиңүгә иреште. Ул I дәрәҗә Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнеп, Чемпион булып кайтты. Шулай ук тренеры Фагыйль абый Гайнетдинов та Дипломга лаек булды.

Барлык райондашлар һәм шашка сөючеләр исеменнән Чулпан Габделганиеваны Чемпион булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, көтелмәгән бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар һәм иминлек телибез. Киләчәктә дә аңа яңадан-яңа уңышларга ирешеп, матур үрләр яуларга насыйп булсын. Чулпан йолдыз булып районыбыз күгендә кабат-кабат балкысын!

Чулпан үз чиратында бу очрашуга шат булуын белдерде:
- Мине хөрмәт итеп каршылаган район спорт житәкчеләренә, тренер Фагыйль абыйга һәм шушы уңышларымның шатлыгын бүлешеп бүләкләр әзерләп җибәргән шәхси эшмәкәр Гөлсем апа белән Мулланур абый Миңнибаевларга чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук бертуган апам Гөлшатка да рәхмәтләремнең иң олысын белдерәм. Ул минем ышанычым, терәгем. Мин кая гына барсам да, ул һәрчак янымда", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев