Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чулпан Габделганиева дөнья чемпионы

18-29 ноябрь көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шашка уеннары буенча дөнья чемпионаты узды.

Рәсәй җыелма командасы составында чыгыш ясаган райондаш кызыбыз, спорт остасы Чулпан Габделганиева лаеклы беренче урын яулап дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Гомуми исәптә Рәсәй командасы 3 урында.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Чулпанның җиңүе белән горурлануын җиткерә:
"- Балтачыбызның нык ихтыяр көченә ия спортчы кызын хәзер дөнья күләмендә дә таныйлар! Уңышларың дәвамлы булсын Чулпан, без синең белән горурланабыз! Нинди генә хәлдә дә ярышларга әзерлек белән барып, үз максатыннан тайпылмавың өчен сиңа, ерак юлларны якын иткән туганнарыңа, олы йөрәкле остазларыңа рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек,якты киләчәк телим!"

Фото: Чулпан Габделганиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус шашкасы