Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чулпан кайтты , җиңү алып кайтты!

”Чит илгә чыгуым беренче тапкыр гына..."

21 нче августтан 30 нчы август көннәрендә Польшаның Млава шәһәрендә, мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында, “ Кубок Чемпионат Мира по русским шашкам 64” дигән  ярышлар  булып узды. Биредә төрле илләрдән 9 команда җыелган,130 га якын спортчы  катнашкан.  Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева  19  хатын- кыз арасында шашка уйнап,  3нче  урынны  яулады. Россия командасы 2 нче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белэн бүләкләгәннәр үзләрен.

Чулпан әле бүген генә кайтты.”Чит илгә чыгуым беренче тапкыр гына, – ди тәвәккәл райондашыбыз.– Рәсәйдә урыннар алып тәҗрибә туплый  башлагач, Европага да чыгып карарга кирәк дип  хыялана башладым. Әлбәттә,  монда бик зур тәҗрибәле, көчле уенчылар килә. Бөтендөнья буйлап катнашып җиңгән кешеләр.Шуңа күрә шактый еллар үземә  дә нык әзерләнергә туры килде. Аллага шөкер,  ярыш ахырында нәтиҗәләр унышлы булды,беренче тапкыр катнашып,  3 нче урын булса да бик шатландым. Әлеге унышларымның шатлыгы белән район җитәкчеләре дә Балтач чигендә  каршылап уртаклаштылар. Рәхмәт”.

Үзеңә рәхмәт, Чулпан! Районга дан алып кайтканың өчен! Әле алга таба беренче урынны да алу бәхетенә ирешерсең, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус шашкасы