Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дәү абый тагын балаларны сөендерде...

Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына үзасы ярышларны балалар ничек көтеп алса, без дә шулай көтеп алабыз

Балаларыбыз аны гәүдә зурлыгы ягыннан “дәү” абый дип йөртсәләр, без аны исә татар көрәше тарихында ирешелгән уңышларын бәяләп “дәү” абыебыз дип йөртәбез. Чыннан да, пәһлеван легендар көрәшчебез Рафис Ибраһим улы Насыйбуллин призларына үзасы ярышларны балалар ничек көтеп алса, без дә шулай көтеп алабыз. Аннан аның тагын бер төп бер үзенчәлеге, турнир балалар арасында елны йомгаклау ярышы булып тора. Бу көн Салавыч халкы өчен дә зур бәйрәмгә әверелә. Халык көрәшкә йөрми дип къпме зарлансак та, барыбер һәр ярышның үз тамашачысы бар. Бу яктан, читтә яшәүче милләттәшлебез аеруча активлык күрсәтә. Күрше Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан бер төркем әти-әни балалары өчен җан аттылар.

– Бу ярышлар минем күңелдә елның-елында ниндидер матур хатирәләр белән истә кала. Шуңа да вакытымны кызганмыйча, ярышларда булырга тырышам, – ди “Татарстан” җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллин.

Рафис батырның да көне буе ярышларны тамаша кылуы ,балаларга көч-куәт биреп торды. Берсенең дә Рафис абыйлары каршында бил бирәсе килмәде. Ярышыбыз да җыр-моң белән ничек башланды, шулай тәмамланды да. Командалар арасында көрәш бик каты барды. Һәркемнең көрәшчеләр иле – Яңгул авылыннан Ильяс Фатыйхов куйган тәкәгә хуҗа буласы килде. Инде, узган елгы җиңүче – Смәел егетләре җиңү яулый гына дип торсак, Яңгул егетләре аларны икенче урынга калдырып, беренчелекне яулады да куйды. Үз тәкәләре,үзләренә булды. “Кайтуга, җәмгыть директоры Мәгьсүм Сәйфетдинов белән сөйләшеп, каникул көннәрендә малайларыбызга сыйлы табын оештырам”, – дип кайтып китте, аларның остазлары – Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов. Менә бит, нинди күңелле хәл! Директорларының тамаша кылуы келәм хуҗаларына нык тәэсир ясады бугай, салавычлылар да өченче булдылар. Диварлар да булышты, ахры. Билгеле, тренерлары Алмаз Галиевның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде, бу. Кызганыч, чакырулы күрше район көрәшчеләре генә килә алмады. Сәбәбе, Сабада республика көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Наил Хәмидуллин истәлегенә ярышлар оештырылу булды.

Ярышлар бернинди травмаларсыз, 11 үлчәү авырлыгында 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында узып, биредә 72 көрәшче бил алышты.

Егерменче мәртәбә узучы ярышларның җиңүчеләре белән дә таныш булыгыз:

35 кг.кадәр - 1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Газинур Гарипов/Смәел/.

40 кг. - 1.Богдан Григорьев/ Яңгул/ 2.Артем Григорьев/Яңгул/ 3.Никита Михайлов/Куныр/ 45 кг.-1.Алмаз Галләмов/Арбор/ 2.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/.

50 кг. - 1.Тимур Зайцев/Нөнәгәр/ 2.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 3.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/.

55 кг. - 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Салават Латыйпов/Салавыч/ 3.Илназ Ганиев/Смәел/.

60 кг. - 1.Самат Мөҗипов/Салавыч/ 2.Фирдүс Галимуллин/Смәел/ 3.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/.

65 кг. - 1.Айзат Гәрәев/Балтач/ 2.Илгизәр Габделбәров/Смәел/ 3.Рәниф Камалов/Нөнәгәр/.

75 кг. - 1.Нурвил Дәминов/Салавыч/. 2.Рәдиф Гарипов/Яңгул/ 3.Альмир Гатин/Карадуган/.

80 кг. - 1.Илсаф Шәрифҗанов/гимназия/ 2.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/ 3.Илгизәр Гайнетдинов/Яңгул/.

85 кг. - 1.Марат Әхмәтҗанов/Салавыч/ 2.Диншат Гарифуллин/Куныр/ 3.Илнар Фазылҗанов/Чепья/.

Югары үлчәүдә - 1.Айнур Ганиев/Салавыч/ 2.Инсаф Галиев/Яңгул/ 3.Инсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Яңа елга чыгабыз. Каникуллар бетүгә, «Хыял» яшьләр үзәге танылган көрәшчеләр бертуган Әхмәдиевлар призына ярышларга янә үзенә яшь көрәшчеләрне җыячак. Очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш