Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Эшебезнең максаты – юлда иминлекне саклау»

Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Балтачта да, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә картинг белән шөгыльләнүчеләр өчен мөмкинлекләр күп.


Картинг безгә ят түгел
“ДОСААФ” автомобиль мәктәбендә 7 яшьтән 15 яшькә кадәр 13 бала Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендә белем һәм күнекмә ала. Шулай ук Балтач мәктәбе базасында мәктәптән тыш эшләр үзәгенең карт түгәрәгендә Рамил Кадыйров кул астында 9 яшьтән 25 яшькәчә 30 бала шөгыльләнә. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыльләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр.

– Эшебезнең максаты – юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүне һәм балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау, спортның техник төрен популярлаштыру һәм үстерү, спорт күнекмәләрен һәм машина йөртү осталыгын арттыру, – ди тренер Рамил Кадыйров.
Күңелне борчыганы – бүгенге көндә картинг маши­налары өчен ярыш трассасы юк, ди тренерлар. Машиналарны ремонтлап тору да зур акча чыгымнары таләп итә. Әлеге юнәлештә картчылар район җитәкчелегенең аңлавына һәм ярдәменә өметләнә.


Энҗе – бердәнбер
Кечкенә малайларның карт машиналары белән кызыксынуын күрү аеруча куанычлы. Ни хикмәт араларында бердәнбер кыз да бар. ДОСААФ мәктәбендә шөгыльләнүче Энҗе Хисмәтуллина (рәсемдә уртада) Балтач кызы.


– Әлеге спорт белән быел гына шөгыльләнә башладым, бик ошый. Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – ди Энҗе.
– Биредә йөрүчеләрнең барысы да малайлар, беренче карашка бу спорт төре кызларныкы түгел кебек. Энҗенең биредә шөгыләнүенә ничек каршы килмәдегез? – дип  кызыксынам әнисе Алиядән.
– Үзе кызыксынгач, теләге булгач каршы килмәдек. Хәзер бит хатын-кызның руль артында булуы гадәти хәл. Беренчедән, кайсы гына спорт төрен алсак та, ул нык характер тәрбияли, монысы миңа калса, иң мөһиме. Икенчедән, күнекмә һәм белемле булу кечкенәдән юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүне тәэмин итә, машина йөртү осталыгын арттыра, – ди Алия.
– Балаларны компьютердан аерып, спорт белән кызыксындырырга кирәк. Аларның картингны үз итүләренә күңел сөенә, – дип сүзгә кушыла Алиянең тренеры Фәнис Хәйруллин.

Картинг спорт төре белән шөгыльләнүчеләр якын тирә районнарда узучы ярышларның берсеннән дә калмый. Һәм һәрберсеннән зур җиңүләр белән кайталар. Күптән түгел Балтачның “ДОСААФ” командасы егет-кызлары Арчада узган районара ярышларда икенче призлы урын алып кайтты. Энҗе Хисмәтуллина исә ярышларда катнашучы бердәнбер кыз бала иде.

Картларда җилдереп кенә
Ел саен матур традиция буенча “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан, район ЮХИДИ бүлеге “ДОСААФ” оешмасы белән берлектә картинг буенча районара ярышлар уздыра.

Районыбызның картинг осталары белән биредә якыннан танышу мөмкин булды. Ярышлар «Стриж» (8-14 яшь), «Хонда-200» (8-14 яшь), «Хонда-270» (12-17 яшь), «125А» (13-15 яшь) төркемнәре буенча үткәрелде. Ачылу тантанасында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесеАйдар Хәйретдинов ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов чыгыш ясады. Ярышларда 4 районнан 5 команда катнашты, Балтачтан мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм “ДОСААФ” командалары, Арча, Кукмара һәм Лаеш районнары спортчылары үзара көч сынашты. Команда зачетында беренче урынны “ДОСААФ” командасы, икенче урынны Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге, өченче урынны Кукмара командасы яулады. Шәхси беренчелектә «Стриж» төркемендә 1 урында Әмир Бариев (Балтач, мәктәптән тыш эшләр үзәге), 2 урында Кәрим Һадиев (Балтач, “ДОСААФ”), 3 урында Константин Абрамов (Лаеш).

«Хонда-200» төркемендә 1 урында Данияр Гарифуллин (Балтач, “ДОСААФ”), 2 урында  Айназ Закиров (Балтач мәктәптән тыш эшләр үзәге), 3 урында Әмир Хәйруллин (Балтач, “ДОСААФ”).

«Хонда-270» төркемендә 1 урында Айзат Садыйков (Кукмара, “ДОСААФ”), 2 урында  Илнизар Әхмәдиев (Арча), 3 урында Вилдан Сәфәргалиев (Лаеш).

«125А» төркемендә 1 урында Ислам Хәйруллин (Балтач, “ДОСААФ”), 2 урында  Азат Мөхәммәтҗанов (Балтач, “ДОСААФ”), 3 урында Вәлиәхмәт Хәкимов (Балтач, “ДОСААФ”). Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә командалар оригиналь кубоклар белән бүләкләнде.

Әтидән калган мирас
Арча шәһәрендә узган ярышларда өченче урынга лаек булган Данияр Гарифуллин Балтачтагы ярышларга җиңәм дип килгән иде һәм җиңде дә. «Хонда-200» төркемендә аңа тиңнәр булмады. Балалар бакчасына йөргәндә үк картинг дип җенләнә малай.Баксаң әтисе Русланнан калган мирас икән бу. Заманында Руслан Фәнис Хәйруллин кул астында шөгыльләнгән булган, инде менә буыннар алмашып, хәзер улы Данияр да биредә шөгыльләнә. Максатчан, ут малай, диләр аның хакында. Әтисе дә улы өчен җан атып йөри, ярышларга да гаиләләре белән бергә килгәннәр иде.


– Тырышлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдән тыш, улыбыз юлларда җәяүле яки пассажир күзлегеннән генә фикер йөртми, аның хәзер шофер буларак та күзаллавы бар. Егет кеше өчен монысы иң мөһимедер, – ди әнисе Әлфия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг