Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фагыйль Гайнетдинов Субаш мәктәбендә үз призына кул көрәше ярышлары оештырды

Районыбызны кул көрәше осталары белән Россиядә генә түгел ерак Африкада да таныткан, районыбызның армспорт буенча баш тренеры Фагыйль Гайнетдинов үткән атнада Субаш мәктәбендә тәүге мәртәбә үз призына 1999 -2001 елларда туган балалар арасында кул көрәше ярышлары оештырды.

Бу көнне Субаш мәктәбенә районыбызның 13 мәктәпнең 106 кул көрәштерүчесе килгән иде. Гомүмән, үзенең массовыйлылыгы белән көрәш ярышларыннан гына калышып килә безнең бу спорт төребез. Шуңа да ярышларны бу юлы 4 өстәлдә алып барырга туры килде. Ярышларны тантаналы төстә ачып җибәргәч, ярышларның кызганын күрсәгез сез... Шунсыз була да алмый ул. Районыбыз моңарчы халыкара классслы спорт остасы Әлфия Зиятдинова, Россиянең спорт остасы Айрат Зиятдинов, спорт осталары Балтачтан бертуган Габделнур һәм Сәлмән Зиятдиновлар белән чын күңеленнән горурланган булса, әле шушы көннәрдә генә Килидән тагын бер кызыбыз - Гөлзия Гарифуллина Россиянең спорт остасы булып кайтты. Мөмкинлекләре чикле булган спортчылар арасында узган Россия, Европа, доньякүләм ярышларның фавориты булган Фарис Вәлиевны хәзер кемнәр генә белми. Шуңадыр да инде безнең бу спорт төре яшьләребез арасында зур кызыксыну уяткандыр, минемчә.
Ярышларыбызның җиңүчеләренә килсәк, менә алар: Оксана Романова/Субаш-40 кг./, Сафиуллина Гүзәл/Нөнәгәр-45 кг/, Зилә Шәйхетдинова/Куныр-50 кг/, Руфия Газимҗанова/Яңгул-55 кг/, Ландыш Гарифуллина/Чепья/60 кг/, Ралия Хөснетдинова/Алан-70 кг/, Зөһрә Николаева/Суҗаш-авыр үлчәүдә/, Рәдиф Гарипов/Яңгул-45 кг/, Рәсүл Закиров/Пыжмара-50 кг/, Рәниф Мөбәрәкшин/Салавыч-55 кг/, Фәнзил Камилов/Нөнәгәр-60 кг/, Павел Тарасов/Чепья-65 кг/, Марат Әхмәтҗанов-70 кг/, Диншат Гарифуллин/Куныр-авыр үлчәүдә/. Ярышларның күчмә кубогы исә Нөнәгәргә китте.Икенче урынга Чепья, өченчегә Субаш мәктәбе спортчылары лаек булды. Әнә шулай кубоклы, медальле, дипломлы булып кайтып китте, җиңүчеләребез.

Фото: http://www.youtube.com/watch?v=BLrDoIGr4r0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250