Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей, бары тик хоккей

Хоккей, бары тик хоккей

Шеңшеңәрдә хоккей яратучы тагын бер җитәкчебез бар икән әле. Инде менә берничә ел рәттән районыбызда Шеңшеңәр җирле үзидарә рәисе Раузит Галиев җирле үзидарә призына балалар арасында хоккей ярышлары оештыра. Ярышларның Ватанны саклаучылар көнендә уздырылуы әлеге бәйрәмгә аерым бер төсмер бирде. Смәел мәктәбе бозында бу көнне 1998-1999нчы елда туган балалар уйнады. Көне буена сузылган кискен уеннардан соң беренчелекне Сосна мәктәбе уенчылары яулады. Икенче урынга Шеңшеңәр мәктәбе уенчылары лаек булса, өченчегә Карадуган хоккейчылары чыкты. «Быел махсус бүләкләрне бары тик капкачыларга бирергә уйладым әле», диде Раузит Нәкыйпович. Шулай итеп, әлеге бүләкләргә Булат Зарипов (Шеңшеңәр), Алмаз Җамалиев (Карадуган), Булат Насруллин (Сосна) лаек булдылар. Балтач районының татарча көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев хоккей уеннарына да битараф түгел икән. Ул «Без көрәшле халык» китабын турнирның җиңүчесе - Сосна командасы тренеры Илшат Гыйбадуллинга тапшырды.
Карадуган җирлегендә герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына узучы хоккей ярышларының да зур тарихы бар. «1976нчы елны музейны ачкан вакыттан бу ярышларны уздыра башлап, без район хоккеен үстерүгә зур өлеш керттек», - диде музейның элеккеге җитәкчесе мөхтәрәм аксакалыбыз Бакый ага Зиатдинов. 2001-2002нче елда туган балалар арасында узган бу ярышларда карадуганлыларга тиңнәр булмады. Шеңшеңәрлеләр - икенче, балтачлылар өченче булды. «Иң яхшы уенчылар» дигән исем Шеңшеңәр мәктәбеннән Булат Салихҗановка, Карадуганнан Таһир Мөхәрләмовка, Балтач мәктәбеннән Алмаз Садыйковка бирелде.
Сосна авылында исә дуслары арасыннан бик яшьләй -Юнчы сыйныфта укыганда фаҗигале үлем белән киткән Рәмие Фәләхетдинов истәлегенә ярышлар оештырдылар. Иганәчеләре «Юмарт» кибетләр челтәре директоры Венера Җәләева, Сосна җирле үзидарәсе, «Сосна» җәмгыяте, Сосна мәктәбе булган бу ярышларга Кенә, Салавыч авыллары егетләре дә чакырылган иде. Беренче, икенче урыннарны Сосна егетләреннән генә торган командалар яуласа, өченче урынга Кенә егетләре лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250