Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгулда спартакиада дәвам итә: кичә иң оста волейболчылар ачыкланды (фото)

Уеннар гадәттәгечә дүрт команда арасында барды.

Кичә Яңгул авылында спартакиада кысаларында Гыйльфан Әшрәфҗанов истәлегенә авыл урамнары командалары арасында волейбол ярышлары узды.

Уеннар гадәттәгечә дүрт команда арасында барды.

Беренчелекне түбән оч командасы яулады. Таулы урамы - икенче, тау асты командасы- өченче, югары оч урамы дүртенче урын яулады.

Яхшы уенчылар булып Рамил Фатихов  (түбәнн оч командасы), Зөлфәт Гаптелахатов (таулы командасы), Рашит Закиров (тау асты командасы) һәм Айнур Гарифуллин (югары оч командасы) танылдылар, аларга статуэткалар бирелде.

Ярышларны оештырган һәм иганә ярдәме күрсәткән Марат Әшрәфҗановка волейболчылар ихластан рәхмәт сүзләре ирештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул