Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Идел буе федераль округының армрестлинг буенча ярышларында балтачлылар үзләрен күрсәттеләр

Районыбызның 11 спортчысы республика данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар.

23-27 декабрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округының армрестлинг буенча ярышлары узды. Ярышларда Татарстан җыелма командасы составында Балтач районыннан да 11 спортчы республика данын яклап чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләр буенча 14-15 яшьлек кызлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Гөлия Йосыпова һәм Нәргизә Баһаветдиновалар - 1 нче, Карина Винокурова һәм Әдилә Хәбибуллиналар - 2 нче, Мәликә Бурашова - 3 нче призлы урыннарга лаек булдылар.

14-15 яшьлек егетләр арасында үз үлчәү авырлыкларында лаеклы көч сынашып, Даниил Петров - 1 нче, Илдан Әүхадиев -2 нче, Роман Андреев һәм Дмитрий Копаровлар - 3 нче призлы урыннарда җиңүче булып танылдылар.

16-18 яшьлек кызлар арасында 1 нче урын - райондашыбыз Рүфия Габделхакова исәбендә, ә Индира Николаева исә, 19-21 яшьлек кызлар арасында һәм үз үлчәү авырлыгында, күркәм чыгыш ясап 3 нче һәм 4 нче призлы урыннарны алуга иреште.

Әлеге күләмле ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясап, күркәм җиңүләргә ирешкән райондаш спортчыларыбыз 2022 елның 1-9 март көннәрендә Орёл шәһәрендә Россия беренчелегенә узачак ярышларда Татарстан җыелма командасын тәкъдим итәчәкләр. Спортчы егет-кызларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләсе ярышларда да ныклы әзерлек белән уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.

@kaytavaz_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армрестлинг