Ихлас очрашу. Утырып уйлар чак җитте (+фоторепортаж)
Шушы көннәрдә район советының кече залында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне үзенә җыйды.
Ирешкән уңышлар, алда торган бурычлар, килеп туган проблемалар, аларны район җитәкчелеге югарылыгында хәл итү – очрашуда әнә шул хакта сөйләшенде.
Данлыклы көрәшче, Яңгул авылы егете Ранил Габдрахманов район көрәшчеләре исеменнән сүз алып, район җитәкчелегенә рәхмәтен һәм дә фикер-тәкъдимнәрен белдергәндә борчыган мәсьәләгә дә тукталды:
– Яшь буынны көрәшкә тартуда кайчак безгә укытучыларның, әти-әниләрнең аңлавы җитеп бетми, – диде ул. – Дөрес, без дә аңлыйбыз, дәресләре кала, имгәнүләре бар. Әмма хәзер татарча көрәшкә яңа кагыйдәләр кертелде, Тимирязев исемендәге җәмгыять призына үткән көрәш әнә шул кагыйдәләргә нигезләнеп узды һәм аны килгән тамашачы күрде. Бәлки шуннан соң данлы көрәшкә караш үзгәрер.
Тулы язманы "Хезмәт" газетасы битләреннән табарсыз.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев