Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләребез артып тора...

Балтачыбызның иң яшь нәни шахматчысы Балтач урта мәктәбе укучысы Гөлшан Сөләйманова республикабыз үрлзрен яулавын дәвам итә.

Шушы арада гына "Балтачагрохимсервис" җәмгыяте матди ярдәме белән ул ике република күләмендә узган шахмат ярышларында катнашып, өченче призлы урынны яулап кайтты. Аның беренчесе - Сабабашта танылган урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә ярышлар булса, икенчесе Мари Иленең Медведево бистәсендә 1-4 сыйныф укучылары арасында узган ярышлар. Сабабашта узган ярышларда Балтач балалар спорт мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина да чемпион булып танылды.
* * *
"Балтач" универсаль спортзалында кекусинкай-каратэ буенча Россиянең ачык беренчелеге булып узды. Илебезнең Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурманск, Новосибирск, Кострома, Калуга, Иңевск, Йошкар-Ола, Казан кебек шәһәрләреннән килгән спортчылар белән беррәттән безнең ике спортчыбыз да катнаштылар. Балтачтан Зарипов Якуб өчен бу юлы бәхет елмаймады. Ә менә Нормадан Гайсә Галиев 16-17 яшьлекләр арасында "тукмашып" 60 килограмм үлчәү авырлыгында өченче булды.
* * *
Арча шәһәренең ачык "Балалар чаңгы марафонында" катнашып 15 яшькә кадәр балалар арасында 5 һәм 10 чакрымда узышып, Кече Лызы һәм Чепья мәктәпләреннән Карина Бедикян һәм Александр Никитин икенче, Анастасия Исаева һәм Дмитрий Плотников өченче булып килделәр. 18 яшькә кадәрлеләр арасында Кече Лызидан Радион Кушаев икенче, Чепьядан Алика Иванова өченче урынны яуладылар.
* * *
Пенза шәһәрендә ветераннар арасында узган җиңел атлетика ярышларында Гондыр авылыннан Владимир Алексеев 1500 метр араны өченче, 3000 метрны икенче булып буйсындырды.
* * *
Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә яшьләр арасында узган татарча көрәш ярышларының Россия беренчелеге безнең районга моңарчы күрелмәгән зур җиңүләр китерде. Яңгулдан атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов шәкертләре Ранил Муллахмәтов Татарстан командасы составында, Илдан Әхмәтханов Киров өлкәсе командалары составында чыгыш ясап, чемпион булдылар. Малмыждан менеп Ранилдә шөгыльләнүче Айрат Хәйруллин исә икенче призлы урынны яулады.
Фото: http://www.myatom.ru/press-center/news/2013/10/02-10-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250