Хезмәт

Балтач районы

Спорт

Җирне ямьләп яз килде

9 март көнне бистә халкы: яше-карты, бала-чагасы бердәм булып кышны озатты.

Элеккеге еллардагы кебек бизәлгән атлар, шау-шулы тамашалар белән озатмасак та, быелгы чаралар да үзенчәлекле булып тарих битләренә язылды. Бәйрәм кунаклары кайнар коймак, чәй, шашлыктан авыз итте. Моңлы җырлар чара ахырына кадәр тынмады. Мәйданда уеннар гөрләде: оста атучылар, җитез чаңгычылар, югары класслы шоферлар билгеләнде. Гомуми нәтиҗәләр буенча «МДСУ-1» оешмасы беренчелекне яулады. Икенче, өченче урыннарны исә район эчке эшләр бүлеге белән район Советы командалары бүлеште. Балалар өчен дә аерым мәйданчыклар эшләде. Кыскасы, халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250