Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Исеме кечкенә генә булса да…

Мини-футбол уеннары районыбызда Ринат Шакиров тырышлыгы белән башлангыч алган иде.

“Хыял” үзәгендә башланып, “Балтач” спорткомплексында дәвам иткән бу уен төре белән шөгыльләнүләр Ринатның вафатыннан соң да туктатылмады. Берничә ел мини-футбол белән Айрат Хәйруллин җитәкчелек итте. Аннан соң бу эшкә Айнур Закиров белән Ленур Галимҗанов алынды.

Мини-футбол белән шөгыльләнә башлаган елларда турнирларда катнашучы командалар саны аз булса, хәзер инде алар ике дистәгә якын.

– Соңгы чемпионатта 16 команда көч сынашты. Кызганыч, пандемия сәбәпле, уеннар туктатылды, – ди Ленур Галимҗанов.

“Балтач” спорткомплексында атнага ике мәртәбә – сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә мини-футбол буенча тренировкалар үтә. Пандемия вакытында алар әлегә туктатылган.

Спортчыларыбыз район чемпионатларыннан тыш, республика ярышларында да катнаша. Балтачның иң оста мини-футболчылары 2019-2020 елгы уен сезонында Казан беренчелегенең өченче лигасында җиңү яулады.

Исеме кечкенә генә булса да, зур тырышлык, даими шөгыльләнүләр, үҗәтлек таләп итүче бу спорт төре үз эшенең осталары булган егетләр барында популярлаша гына бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мини-футбол