Җитезрәк, биегрәк, көчлерәк!
Быел да арборлылар гөж килеп көч сынашты: мини футбол, хоккей, волейбол ярышларыннан, кышкы кросс, «Тау бәйрәме»ннән берәү дә читтә калмады.
Укучылар һәм яшьләр генә түгел, әти-әниләр, олы абый-апалар да сынатмады, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, чараларда актив катнашты. Моның шулай икәнен күрсәтү өчен кышкы кросска гына да 194 авылдашыбыз чыгуын әйтеп үтү җитәдер.
Ватанны саклаучылар көнендә Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Тәлгать Гыйльванов истәлегенә ир-атлар арасында һәм 9нчы март көнне хатын-кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышлары аеруча шаккатыргыч булды. Үзебезнең авылдашларыбыз гына катнашуга да карамастан, ир-атлар - алты, хатын-кызлар биш команда булып берләште, һәр буын үз командасын тәкъдим итте. Ярышлардан һәркем уңай энергия, яхшы кәеф, киләсе елга кабат җыелу теләге белән таралды, волейбол уенында катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Биш кыз үстерүче Айгөл Зиннәтуллина киләсе елга үзе бер команда төзермен, дип куандырды.
Әлеге уеннарның күңелле һәм истәлекле узуында иганәчеләребез Хәмит Баязитовның, Әнәс Галләмовның, Айдар Хәйретдиновның да роле зур булды.
Берничә ел элек арборлыларның «дан»ын күтәргән «Тау бәйрәме» дә традициягә әйләнеп китте һәм тагын да популярлашып, оешкан төстә уздырылды. Таудан рәхәтләнеп чана шуудан тыш, бәйрәм көнне кайнар коймак, чәй, шашлык белән сыйланырга, төрле ярышларда катнашырга, авылдашларыбыз Рафилә Һадиева, Дилә Гарипова, Халидә Хәйруллина, Әкълимә Хәбибуллина һәм татар эстрадасының яшь артистлары Айдар Рәкыйпов, Гөлназ Шакированың матур җырларын тыңлап хозурланырга мөмкин иде. Мөхтәрәм кунакларыбыз Галимҗан Гыйльманов һәм Илгиз Зәйниев та бәйрәмне сокланып күзәттеләр.
Арбор халкы быел да кышны «Җитезрәк, биегрәк, көчлерәк!» дигән девизга тугры булып, озатып калды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 18:46Раида - “ Шахмат королевасы” Узган атнада Казан шәһәрендә “ Шахмат королевасы” дип исемләнгән ярышлар узды.2101
-
2 март 2021 - 17:21Балтач районы — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.8101
-
2 март 2021 - 16:118 март халыкара хатын-кызлар көне көненә татарча котлаулар 8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән сезне, гүзәл затлар!7500
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.27600
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".148502
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.123901
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.42500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика